Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

«Привет, Андрей» тапшыруында катнашкан Гөлназ Солтанова: «Хәтта күзләрем яшьләнде»

Узган шимбәдә җырчы Гөлназ Солтанова үзенең укучылары белән «Привет, Андрей» тапшыруында катнашты

Алар үзләренең чыгышлары белән күпләрне таң калдыргандыр, мөгаен. Җырчы Мәскәүдән Казанга кайту белән «Интертат»ка хис-кичерешләрен, күргәннәрен сөйләде.

 Гөлназ, Мәскәүдән исән-сау әйләнеп кайттыгызмы?

– Әйе, бар да яхшы узды. Без төшкән тапшыру автор башкаручы, музыкант, Россиянең атказанган артисты Сергей Трофимовка багышланды. 2 ел элек аның репертуарындагы «За тихой рекою» җырына ябык типтагы уку-тәрбия учреждениесендәге яшүсмерләр белән кавер-клип төшердек. Тапшыруны әзерләүчеләр Сергей Трофимовның җырларын эзләгәндә, безнең әлеге клипны күреп алганнар. Клипта бергә төшкән егетләрнең телефоннарын сорадылар. Әлбәттә, бирдем. Тапшыру чыгар алдыннан аларның берсенә килеп, интервью да алдылар.

 Тапшыруда катнашкан егетләргә вокал укыткансың. Андый балалар белән эшләү авыр түгелме? Бу хакта тулырак сөйлә әле.

– 5 елга якын ябык типтагы уку-тәрбия учреждениесендә яшүсмерләргә вокал дәресләре укытам. Алар белән эшләү авыр түгел. Миңа андагы дисциплина ошый. Бераз жәллим дә инде үзләрен. Бу тапшыруга мин шушы уку йортын тәмамлаган 4 укучы егетем белән килдем. Биредә авыр хәлдәге балалар укый. Урлаган, сукбайлыкта йөргән балалар әлеге уку йортына килеп эләгә. Аларга 16, 17, 19 яшьләр. Беләсеңме, әлеге балаларга музыка, һөнәр үзләштерү, дингә ышану гына туры юлдан барырга ярдәм итә. Студиядә вокал буенча укыткан егетләремне күргәч, шундый шатландым. Хәтта күзләрем яшьләнде. Бик җылы тапшыру булды. Бер өстәл артында нинди генә югары дәрәҗәдәге артистлар утырса да, каушау, дулкынлану булмады. Рәхәт булды. Анда бер Андрей Малахов кына ни тора бит!

 Әйе, биергә дә чакырган.

– Андрей Малахов биергә чакырган мизгел – «йолдызлы сәгатем» булды да инде. Комплиментларын әйтте, соклануын белдерде. Хәтта арыганлыгым бетте. Туфлидәге аякларым авыртудан туктады. Барысы да ошады (көлә).

 Моңарчы Мәскәү телеканалларында катнашканың юк иде кебек.

– Моңарчы юк. «Россия-1» плакаты тотып каршы алдылар. Кунакханәләргә урнаштырдылар. Барысы да югары дәрәҗәдә иде. Катнашкан укучы егетләрем – гади шәһәрләрдән. Алар да бик шатландылар. Укыткан егетләремнең тормышы белән кызыксындым. Тапшыруга килгән 1 укучым тумышы белән Казаннан. Хәзер ул Минзәлә педагогика көллиятендә укый. Аның әбисе генә бар. Калган 3 егетнең берсе – Брянск шәһәреннән. Абыйсы белән Орлов шәһәрендә эшлиләр. Икенчесе – Свердловск өлкәсеннән. Өченчесе – Мәскәү өлкәсеннән. Ул ярты ел махсус хәрби операциядә булды. Хәзерге вакытта ялда.

Фото: Гөлназ Солтанова

Тулырак: https://intertat.tatar/news/privet-andrei-tapsyruynda-katnaskan-golnaz-soltanova-xatta-kuzlarem-yaslande-5868975

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев