Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Саулыгым - байлыгым

Фәнни кухня (Көндәлек аш-су рецептлары)

Без ризык әзерләүнең гомуми кагыйдәләрен бирәбез. Алар фантазияләрне чикләмиләр һәм теге я бу рецептны үзгәртергә яки төрләндерергә мөмкинлек бирәләр.

Крестьян кесәленнән тюря

200 грамм арыш ипие, 1 литр әчегән кесәл, 2 суган, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тоз.

Әчегән крестьян кесәлен әзерләү: 1) стакан арпа ярмасы (аны солы ярмасы яки «геркулес» белән алыштырырга була). Ярмага кайнар су салып (1 стакан ярмага 1,5 литр су) кайнатып чыгарырга һәм 30—40 градуска кадәр суытып шулпасын марля аша сөзәргә, ә ярмасын ботка пешерү өчен файдаланырга мөмкин. Шулпага 1 чәй кашыгы чүпрә салырга. Аннары кесәлне 3—4 көн дәвамында бүлмә температурасында әчетергә (әчетү өчен өсте чиста киндер белән капланган пыяла банкадан файдаланырга була). Аннан соң куесыннан аерып алу өчен кесәлне сөзәргә.

Бу тюряны эремчек суыннан әзерләнгән тюря кебек әзерләргә.

200 грамм арыш ипие, 2 суган, 1 литр яшелчә шулпасы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тоз.

Яшелчә шулпасын әзерләү өчен 3 бәрәңге, 1,5 литр су, тоз кирәк. Чистартылган бәрәңгене бөтен килеш пешерергә (әгәр бәрәңге зур булса, дүрт кисәккә бүләргә). Аннан соң бәрәңгене шулпадан алырга.

Бәрәңге шулпасыннан тюряны крестьян тюрясы кебек үк әзерләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев