Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Саулыгым - байлыгым

Фәнни кухня (Көндәлек аш-су рецептлары)

Без ризык әзерләүнең гомуми кагыйдәләрен бирәбез. Алар фантазияләрне чикләмиләр һәм теге я бу рецептны үзгәртергә яки төрләндерергә мөмкинлек бирәләр.

Сөякле шулпа

Ярты килограмм эре мөгезле терлек сөяге, 3 литр су.

Сөякләрне вакларга һәм яхшылап юарга. Салкын суга салып кайнатып чыгарырга һәм 8—10 минут утта тотарга, өскә күтәрелгән майны һәм күбекне алмаска (май шулпага хуш ис һәм тәм бирә, ә күбектә исә терлек аксымы бар). Аннан кәстрүлне уттан алып тактага куярга, капкачын әйбәтләп каплап, сөлге белән урарга һәм 60—90 минут төнәтергә. Төнәткәннән соң шулпаны мае һәм күбеге белән агызып алырга. Сөякләрне исә суыткычка куеп икенче, ә аннан соң өченче тапкыр да шушындый ук ысул белән шулпа кайнатырга була. Болай эшләгәндә сөяктән эрүчән матдәләрне күбрәк алырга мөмкин, аларның таркалуы да азрак була. Өстәвенә беренче шулпаны өлкәннәр өчен, ә икенче, өченчеләрен туклыклылыгы ягыннан түбәнрәк булганга күрә балалар, һәм картлар өчөн щи, борщ һәм сыек ашлар әзерләгәндә файдаланырга мөмкин.

Шул рәвешле тавык һәм балык шулпалары да әзерлиләр, ләкин бу очракта өч түгел, бары ике генә «тәнәфес» ясыйлар (балык сөякләреннән берне генә дә ясарга мөмкин).

Әзерләгән вакытта шулпага яшелчә салмыйлар, чөнки ул артык каты пешә һәм кыйммәтле үзлекләрен югалта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев