Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Саулыгым - байлыгым

Фәнни кухня (Көндәлек аш-су рецептлары)

Тәмнәр гаммасын бозмыйча гына ашамлыкта табигать биргән бар нәрсәне максималь сакларга тырышырга кирәк. Моның өчен җылытып эшкәртү вакытын кискен киметү мөһим.

Кайбер ризыкларның гадәти булмаган тәмнәре кемнедер гаҗәпләндерергә һәм хәтта куркытып та куярга мөмкин.  Ләкин тормыш тәмгә булган гадәтләрнең алмашынуын һәм бу вакытта искитәрлек берни дә булмавын күрсәтә.

Без ризык әзерләүнең гомуми кагыйдәләрен бирәбез. Алар фантазияләрне чикләмиләр һәм теге я бу рецептны үзгәртергә яки төрләндерергә мөмкинлек бирәләр.

Үзеңне мондый ризыкка әкренләп, күңелеңә ошаган бер-ике төр ризыктан башлап күнектерергә кирәк. Әгәр дә тиз генә барып чыкмаса, күңелегезне төшермәгез. Кулинариядәге яңалык һәрвакыт авырлык белән бирелә.  

Чәчәк кәбестә яфрагы белән чөгендер салаты

Уртача зурлыктагы 3 чөгендер, озынча итеп туралган 1 стакан чәчәк кәбестә яфрагы, 3 аш кашыгы үсемлек мае, яшел суган, теләгәнчә тоз.

Чәчәк кәбестә яфракларын аерып алып яхшылап юарга һәм чистартырга. Сабакларын ваклап, ә яфракларын озынча итеп турарга да бергә кушарга. Чөгендерне чистартырга, юарга һәм эре угычтан уып әзерләнгән яфрак белән кушарга, тоз, туралган яшел суган, үсемлек мае өстәргә. 

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X