Фестивальнең дәвамы
II Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленең икенче көне бәйрәм ярминкәсе белән дәвам итте.
Ул Сабантуй паркының “Татар ихатасы” мәйданчыгында узды.
– Гаҗәеп матур чара булды бу! Ярминкә, тематик уеннар, ярышлар, милли ризыклар, җыр-биюләр – барысы да шундый югары дәрәҗәдә әзерләнгән! Икенче көн инде җирлектә бәйрәм рухы хакимлек итә. Мөслимдә “Каз өмәсе” үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Матур итеп Ык елгасы ага, табигате – искитмәле, халкы – күркәм, кунакчыл. Киләсе елга республика районнарында шундый төр фестиваль үткәреп, бәйгегә йомгакны Мөслим районында ясарга, дигән фикергә килдек, – ди Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев. “Каз өмәсе” театральләштерелгән тамашасы ярминкәнең бизәге булды. Ярминкә барган мәйданчыкта дуслык, бердәмлек атмосферасы хөкем сөрде. Ярышларда һәркем теләп катнашты.
– “Каз өмәсе”нә без Свердловск шәһәреннән үк килдек. “Мөслим” дигәнне ишетү белән сезгә килү теләге туа һәм ишеткән саен арта бара.
Бөтенроссия Сабантуена да килгән идек. Мөслимдә саф татарча сөйләшәләр, якын туганнары кебек каршы алалар. Үзара хөрмәт, ачык йөз, мул сыйлы табыннар бары Мөслимдә генә! – ди Лилия Романова.
Авыл җирлекләре ярминкәгә зур әзерлек белән килгән иде. Рус Шуган, Михайловка, Октябрь, Симәк авыл җирлекләре әзерләгән сыйлы табыннардан теләгән һәркемгә коймак, кайнар чәй, какланган каз, башка төрле тәм-том тәкъдим ителде. Русшуганлыларның табынын крәндил-сушкилар белән бизәлгән җиз самавыр, рус халкына хас кабымлыклар – тозлы кыяр, маринадланган гөмбәләр бизәде. Октябрь авыл җирлеге ярминкәгә килүчеләрне какланган каз, балан бәлеше белән сыйлады. Каз мае белән майланган тәбикмәк-коймакларны, Мөслим мөхтәсибәте әзерләгән пылауны авыз итү мөмкинлеге тудырылган иде.
Мөслим сәнгать мәктәбе остазлары Гөлназ Талипова белән Эльмира Галиева, киез басып, картиналар ясау буенча мастер-классны күрсәтте. Интерактив күргәзмәдә тәңкәләргә Мөслим символикасын сугу мизгелләрен кунаклар кызыксынып күзәтте.
– Узган ел фестивальне мондый масштабта үткәрмәсәк тә, күңелдә бик матур чара булып истә калды. Быелгысы аеруча матур оештырылган. Мөслимлеләр, нәрсәгә генә тотынса да, тел-теш тидермәслек итеп башкарып чыга. “Каз өмәсе” йоласын ярминкәдә дә күрсәтү җаен тапканнар. Милли күренешләр, бәйгеләр белән үрелеп баручы бәйрәмдә каз йолкуга, каз каурыеннан әйберләр ясауга, милли җырларга, биюләргә, халык уеннарына зур игътибар бирелгән, – ди ярминкәдә катнашучылар.
II Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивальбәйгесе үз югарылыгында узды. Ярминкәдә халык табигый продуктлар сатып алуга өстенлек бирде. Яңа тотылган балык, ат ите, казылык, сыр, җиләк-җимеш, чикләвек сатучыларның сәүдәләре уңышлы булды. Түшкәсе белән каз алучыларга зур ташламалар ясалды. Каз итенең эч-башларына да сорау зур иде. Мөслимлеләр һәм җирлегебез кунаклары Идел-Урал татарлары яратып кигән, каракүлдән тегелгән бүрекләрне дә күпләп сатып алды. Кыскасы, ярминкәдән һәркем канәгать калды.
Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев