Республикакүләм «Яшь музыкантлар» конкурсы
Сәнгать дөньясында

Республикакүләм «Яшь музыкантлар» конкурсы

«Яшь музыкантлар» республика конкурсында чыгыш ясадылар.


Сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр өчен урак өсте башланды. Балалар һәм укытучылар җиң сызганып күп төрле  фестиваль-бәйгеләрдә катнаша. Мөслим сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары бүлеге укучылары Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте тарафыннан уздырылучы "Яшь музыкантлар" республика конкурсында чыгыш ясады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Камилә Григорьева - 3нче дәрәҗә лауреат, Аделина Хәлилова дипломант исеменә лаек булдылар. Укытучылары - Рунар Шәяхмәтов, концертмейстер - Розалия Хәбибуллина. Кызларга алдагы иҗат юлында да уңышлар телибез!

Фото - сәнгать мәктәбе архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев