Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

Мастер-класс үткәрделәр

Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары белән танылган рәссамнәр мастер-класс уздырдылар

 - Бөтенроссия этно пленэр кысаларында сәнгать мәктәбенә рәссамнар Әмирхан Нурмагомедович Магомедов һәм Тамара Ивановна Самойлова мастер-класслар белән килделәр. Рәссамнар белән уртаклашкан белем сәнгать бүлегендә укучылар өчен кыйммәтле бүләк.
Ерактан килгән кунакларыбыз белән якыннанрак танышыйк әле.
Рәссам Әмирхан Магомедов Дагыстанда һәм аннан читтә танылган талантлы рәссам һәм график, Дагыстан мәдәнияте һәм тарихы белгече буларак билгеле. Дагыстан сәнгатенең һәм мәдәниятенең югары казанышлары рәссам исеме белән бәйле. Әмирхан Магомедов  "Россия рәссамнар берлеге" әгъзасы, халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы — «Юнеско»АИАП әгъзасы
Тамара Ивановна Самойлова - СССР, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Ш. Бикчурин премиясе лауреаты. Республиканың нефть төбәгенең әйдәп баручы рәссамы, универсал рәссам, график, рәссам, монументалист. Менә шундый искиткеч кунаклар безнең мәктәпкә килүчеләр, - дип хәбәр итәләр сәнгать мәктәбеннән

фото - Мөслим сәнгать мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев