Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

«Сандугач сайрар илем» фестивале

Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары «Сандугач сайрар илем» фестивалендә чыгыш ясадылар.

- 1-2 март көннәрендә Әлмәт районы "Юность" сәламәтләндерү лагеренда "Сандугач сайрар илем" балалар һәм яшүсмерләр иҗатының ХХVI фестивале узды. 
Анда республикабызның  нефть төбәгендә урнашкан 18 шәһәр һәм районнарыннан ике йөзгә якын талантлы бала җыелды.
Конкурста Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары "Халык уен коралларында башкаручылар" номинациясендә (ансамбльләр һәм соло)  катнаштылар (укытучылары Дилбәр Салихҗанова).  Рушат Дәүләтшин - дипломант, Ислам Салихҗанов һәм балалайкачылар ансамбле III дәрәҗә лауреатлар булдылар.
Конкурста катнашучыларның барысы да кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар, ә лауретларга акчалата премияләр тапшырылды, - дип хәбәр итәләр Мөслим сәнгать мәктәбеннән

Фото - сәнгать мәктәбе архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев