Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

“Татарстан чаңгы юлы – 2023” (Фоторепортаж)

“Татарстан чаңгы юлы – 2023” спорт бәйрәмендә быел катнашучылар саны шактый күп иде. Чаңгы ярышы башланганчы, төрле номинацияләрдә бүләкләү мизгелләре булды.

Бәйрәм төсен алган чарада мәгариф учреждениеләре – мәктәпләр һәм балалар бакчалары коллективлары, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, район җитәкчеләре катнашты. Ярышларда оста чаңгычылар белән бергә һәвәскәр чаңгы шуучылар, яңа гына чаңгыга басучылар да бар иде.

Стартка мәктәп укучылары, политехника техникумы студентлары, лаеклы ялдагы өлкәннәр, районыбызның оешма-предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре чыкты.

Традицион кышкы бәйрәмнең бүләкләү тантанасы аеруча матур узды. Ярышларда яше буенча иң өлкән дип 82 яшьлек Дамир Таҗиев, ә иң яшь катнашучы булып 7 яшьлек Иркә Вәлиева танылды.

Мөслим урта мәктәбе – “Иң актив оешма”, "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Рәмилә Гыйльметянова “Иң актив җитәкче”, Амиль Виноградов “Җиңүгә омтылыш” номинацияләрендә җиңүче булды. “Мистер чаңгы юлы” исемен – Фасыйл Арсланов, “Мисс Чаңгы юлы” исемен Мәдинә Зырина алды. Шакировлар гаиләсе “Иң актив гаилә” номинациясендә бүләкләнде. Бүләкләнүчеләргә Мактау грамоталары, медальләр һәм символик башлыклар тапшырылды.

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев