Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

Шахмат уйларга өйрәтә

Әлеге спортны үз итүчеләр шундый фикердә.

Мөслим лицее базасында шахмат буенча “Буыннар бәйләнеше” республика турнирының беренче этабы узды. Ул Татарстан Республикасында “Спорт – тормыш нормасы” федераль проектын һәм “Бердәм Россия” федераль партиясенең “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. 
Шахмат – уй-фикерләрне туплауга юнәлтелгән спорт уеннарының берсе. Шахмат уйнаганда фикер йөртү сәләте зур булырга тиеш. Хәтернең яхшы булуы кирәк. 
“Буыннар бәйләнеше” республика турнирының беренче этабында районыбыздан Латыйповлар, Галиевлар һәм Фәтхуллиннар гаиләләре көч сынашты. Һәр командадан берәр вәкил катнашты. Бәйгедә гаилә белән катнашу өлкәннәргә генә түгел, балалар өчен дә кызыклы булгандыр.
Укучыларның тренеры – һәркемгә таныш Наил Хамматуллин. Наил абый 18 ел тренер булып эшли! Шахматка мәхәббәте балачактан ук килә. Үз эшен яратып башкаручы, балалар өчен җан атып торучы Наил абыйны укучылар да үз итә.
– Мөслим лицеенда эшләүче шахмат түгәрәгенә 15 укучы йөри. Бу спорт төре белән кызыксынучылар күп һәм аларның саны көннән-көн арта, ләкин мин барысы белән дә шөгыльләнү өчен вакыт җиткерә алмыйм. Шунысы сөендерә: түгәрәккә йөрүчеләр арасында шахмат белән “чирләүчеләр” дә бар. Аларның иң кечкенәсе – 5 яшьлек дустым Рамзан Хәсәнов, – ди Наил Хамматуллин.
Балалар һәм өлкәннәр, бер-берсе белән ярышып, шахматның беренче карашка гына гади һәм җиңел булуын күрсәтте. Бу уенда фикерләү сәләте, үз-үзеңне тоту, көндәшеңнең алдагы адымнарын исәпли белү мөһим. Уен ярышта катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Көндәшләрен җиңеп, чемпион исемен алган Галиевлар гаиләсеннән әлеге ярышка ничек әзерләнүләре, бу спорт төре белән кайчаннан бирле кызыксынулары турында сораштык.
– Безнең гаиләдән ярышта улым Камил, ирем Рафис һәм әтием Кәрим катнашты. Минем әти – бик оста шахматчы. 4 яшендә Камил, бабасыннан күреп, кызыгып, шахмат уйнарга өйрәнә башлады. Аның сәләтен күреп, тәрбиячесе улыбызның бу өлкәдә белем-күнекмәләрен арттырырга тәкъдим итте. Камил 1 сыйныфка барганда, аны шахмат түгәрәгенә дә яздырдык. Шахмат түгәрәгендә улыбыз 2 елдан артык шөгыльләнә. Файдасы бар: баланың уйлау, фикерләү сәләте башкача, хәтере яхшы. Өйдә: “Бабай, мин бүген яңа “ход” өйрәндем! Әйдә уйныйбыз!” – дип бабасы белән шахмат уйный. Шахматка бик яратып йөри! Тренерыбыз Наил абыйга рәхмәт! – ди Алсу Габидуллина. 
Бәйгедә Илнур һәм Илдар Латыйповлар – икенче, Лиана һәм Роза Фәтхуллиналар өченче урынны алды. Ярышта катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Галиевлар, җиңүче команда буларак, ярышның 6 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә узачак зона этабында катнашачак. Аларга уңышлар телибез!
 

Фото – Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев