Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

Шахмат – акыл уены

Мөслимдә Хәләф Шәмсетдинов истәлегенә шахмат ярышлары үтте. Бәйге быел 22нче тапкыр узды. Ярышларны оештыруда Хәләф абыйның балалары ярдәм итте.

– Әтиебез Хәләф Шәмсетдинов КПССның Мөслим район комитетында 30 ел оештыру бүлеге мөдире булып эшләде. Ул шат күңелле, җор телле кеше иде, шахмат уйнарга яратты. Әти-әниебез өчебезгә дә югары белем бирде. Олы тормышка аяк басу да җиңел булды, чөнки безне “Хәләф Шәмсетдинов балалары” диләр иде, – дип искә алды әтисе белән бәйле хатирәләрне Хәләф абыйның улы Айдар Шәмсетдинов.
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты. 
– Гыйнвар башын спорт-сәламәтләндерү яллары дип игълан иткән идек. Яллар чорында районда бик күп ярышлар оештырылды. Хәләф Шәмсетдинов истәлегенә оештырылучы традицион шахмат уенына райондашлар көтеп ала. Шахмат – акыл уены, төпле фикер йөртергә өйрәтә. Ярышта балаларның да, өлкәннәрнең дә күп булуы сөендерә, – ди Альберт Хуҗин.
Хәләф Шәмсетдинов истәлегенә узган шахмат ярышында 60ка якын кеше катнашты. Арада яшьләрнең һәм балаларның күп булуы сөендерде.
– Мин кечкенәдән шахмат уйный башладым. Шахмат – теләсә нинди позициядән чыгарга өйрәтүче уен. Шахмат уйнаучы кеше бер ситуациядә дә югалып калмый, – ди Кузьма Иванов. – 70 ел инде шахмат уйныйм! Зиһенем, Аллага шөкер, әйбәт! 
Шахмат ярышы тугыз турда барды. Һәркемгә 12 минут вакыт бирелде. Җиңүчеләр дүрт номинациядә билгеләнде. Бүләкләрне Хәләф абыйның балалары әзерләгән иде.
Ир-атлар арасында Мөслимнән Илнар Әкмалов җиңүгә иреште. Илсур Ялалов (Мөслим) – икенче, Октябрь авылыннан Мөнир Нәбиуллин өченче урынга лаек булды. Хатын-кызлар арасында Тат. Бүләрдән Алисә Вәҗетдинова беренчелекне алды. Октябрь авылы кызы Илгизә Шәймөхәммәтова икенче урында калды.
Шахмат ветераннары арасында Мөслимнән Валерий Дәүләтбирдинга тиңнәр булмады. Наил Хамматуллин (Мөслим) – икенче, Әнвәр Камалов (Минзәлә районы) өченче урынга чыкты.
12 яшькә кадәр малайлар арасында беренчелекне Октябрь авылыннан Мансур Нәбиуллин алды. Мөслимнән Данияр Шәйхетдинов – икенче, Олы Чакмактан Ильяс Нәгыймов өченче урынга чыкты. Кызлар арасында Диләрә Хәсәновага тиңнәр булмады. Лиана Фәтхуллина белән Зарина Хафизова икенче-өченче урыннарны бүлеште. Кызлар өчесе дә – Мөслим авылыннан. 

Римма Афзалова

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев