Профилактик әңгәмә узды
Яшүсмерләргә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш ителде
Чыннан да, сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе, һәм бары тик яхшы хис иткәндә генә кеше үз теләкләренә ирешә, әйләнә-тирә дөньяны танып белә, хезмәттә, уеннарда, физик күнегүләрдә рәхәтлек таба.
5 июнь көнне "Яшьлек" спорт комплексында шөгыльләнүче яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешенә багышланган "Сәламәтлек – "Әйе", наркотик – "Юк" дигән профилактик әңгәмә узды.
Яшүсмер егетләргә начар гадәтләр белән мавыкмас өчен, буш вакытларын файда белән үткәрергә, спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш ителде.
Нет комментариев