Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

Чаңгычылар тизлек ярата

“Татарстан чаңгы юлы” спорт бәйрәмендә катнашучы мөслимлеләр быел шактый күп иде.

Бәйрәм “Кояшлы Ык” ял зонасында узды. Район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәмдә катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде.
– “Татарстан чаңгы юлы” саф һавада үткәрелүче массакүләм чараларның берсе булып тора. Чаңгыга басучы райондашларыбыз саны елдан-ел арта. Мөслимлеләрнең сәламәт яшәү рәвешен сайлавы сөендерә, – ди район башлыгы.
Бәйрәм төсен алган чарада мәктәпләр һәм балалар бакчалары, оешма-предприятие коллективлары катнашты. Ярышларда оста чаңгычылар белән беррәттән чаңгыга яңа басучылар да бар иде.
– “Татарстан чаңгы юлы” бәйрәмен ел саен көтеп алам. Чаңгы шуу йөрәккә дәрт, көч бирә. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше төшенчәләре һәрвакыт янәшә йөри. Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл, рухи ныклык була, – ди райондашыбыз Миләүшә Хуҗина.
Иң элек стартка мәктәп укучылары басты, аннан – политехника техникумы студентлары, лаеклы ялдагы өлкәннәр, соңыннан оешма-предприятие коллективлары кузгалды. Мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә 2023 метрлы дистанция узды. Ярышларда “Иң өлкән катнашучы” исемен – 82 яшьлек Дамир Таҗиев, ә “Иң яшь катнашучы” исемен 7 яшьлек Иркә Вәлиева алды. 
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе – “Иң актив оешма”, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рамилә Гыйльметьянова “Иң актив җитәкче” исемен алды. Амиль Виноградов “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә җиңүче булды. “Мистер чаңгы юлы” исемен – Фасыйл Арсланов, “Мисс чаңгы юлы” исемен Мәдинә Зырина алды. Шакировлар гаиләсе “Иң актив гаилә” номинациясендә бүләкләнде. Бүләкләнүчеләргә Мактау грамоталары, медальләр һәм символик башлыклар тапшырылды.

Лилия Шәймиева 
Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев