Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Сабиров, башкалардан аермалы буларак, үз гаебен тулысынча таныды. Мировой судья аның гаебен раслаучы видеоязманы карарга тәкъдим иткәч тә, ул үз эшен тизрәк карауларын сорады.

1 ноябрь көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Сабиров эшен карады. 
Сабиров, башкалардан аермалы буларак, үз гаебен тулысынча таныды. Мировой судья аның гаебен раслаучы видеоязманы карарга тәкъдим иткәч тә, ул үз эшен тизрәк карауларын сорады.
– Алкогольле эчемлекләр кулланып руль артына утыруым беренче мәртәбә генә түгел. Монысында менә “эләктерделәр”. Хатын: “Андый очрак күп булмый, бер генә була”, – дип гел әйтә иде. Карга теләге белән кар яуды, – дип шаяртырга тырышты ул үзенчә.
Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән тикшерү вакытында райондашыбызның канында спиртның тиешле нормадан артык булуы ачыкланган.
– Җәмәгать суды алдына баскан райондашларыбыз, гадәттә, үз-үзләрен яклау өчен мең төрле сәбәп таба. Сабиров, тоткарлангач та, качарга тырышмады, хәйлә эзләмәде. Очраклы рәвештә тоткарланды дисәм дә, ялгыш булмас. Машинасы белән артка чигенгәндә ул, ялгыш, тукталышта торган икенче машинаны сыдыра. Машина хуҗасы дәгъва белән мөрәҗәгать иткәч, видеоязмадан гаепле кешенең кем булуын ачыкладык. Сабиров шулай тоткарланды, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Административ җинаять кылганы өчен Сабировка суд 30 мең сум күләмендә штраф билгеләде һәм бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Фото -"Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев