"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы
Бу рубрикада 1970 нче елның шушы көннәрендә булган вакыйгалар чагыла
1970 ел. 14 февраль Музыка мәктәбендә Мөслимдәге балалар музыка мәктәбенең пианино һәм баян классларында 40тан артык укучы белем ала. Яшь музыкантларны еш кына район культура йорты сәхнәсендә дә күрергә мөмкин.
1970 ел. 12 февраль Күркәм уңышлар Азык комбинаты эшчеләре удар хезмәт вахтасына басып эшли. Январь аенда комбинат кондитер әйберләр, шуның эченнән прәннек, печенье пешерү һәм конфет хәзерләү буенча планны арттырып үтәде. М.Сафина.
1970 ел Безнең бурычлар 1969 елда дәүләткә ит һәм йон сату планнарын гына үти алдык. Соңгы елларда механикалаштырылган зур тораклар төзүгә игътибар итмәдек. 1970 елда азык тарату һәм тирес чыгару эше тулысынча механикалаштырылган 200 башлык сыерлар, ана дуңгызлар торакларын һәм азык цехын эксплуатациягә бирүне планлаштырдык. М. Гыйлаҗев, “Мөслим” совхозы директоры хезмәтен башкаручы.
Бу рубрикада узган гасырның җитмешенче елларында булган вакыйгаларны барлыйбыз.
1973 ел. 29 сентябрь Дуңгызларга азык хәзерләү технологиясе Дуңгызларга азыкны дымлылыгы 60 процент булган катнашма хәлендә ашатырга кирәк.
1973 ел. 11 август Яңа төзелешләр күтәрелә 1974-1975 елларда районда ике 22шәр, өч 16шар квартиралы йорт, 300 урынлы клуб, 200 урынлы кинотеатр, 140 урынлы балалар бакчасы һәм ясле, мәктәп интернаты, китапханә төзеләчәк.
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
0