Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1970 елларда булган вакыйгалар искә алына.

12 май
Какшамас блок кандидатлары
8 майда Минзәлә культура йортында сайлау алды округ киңәшмәсе булып үтте. Анда алты районнан – Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Сарманнан хезмәт ияләре вәкилләре җыелды. Киңәшмәдә катнашучылар бертавыштан карар бирделәр: Минзәлә сайлау округы буенча  СССР Верховный Советына депутатлыкка  кандидат итеп КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Табеев Фикрәт Әхмәтҗан улын Минзәлә сайлау округы буенча СССР Верховный Советының Милләтләр Советына депутатлыкка кандидат итеп табарга.
Җәйге чорга күчеш
Терлекчелек өчен гаять мәшәкатьле чор – малларны җәйге карауга күчү чоры җитте. “Мөслим” совхозының Элемтә бүлекчәсе дуңгыз караучысы Рәйсә Солтанова үз тәрбиясендәге терлекләрне ашатуга бу чорда аеруча зур игътибар бирә.
Сәхифәне Наилә  Сәлахова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев