Бу көнне
Бу рубрикада 1970 нче елның шушы көннәрендә булган вакыйгалар чагыла
14 март
Язга хәзерләнәләр
М.Горький исемендәге колхозның Әндереш бригадасы кар астыннан машиналарны казып алып ремонтлыйлар. Бу эштә бигрәк тә М. Сибаева, Җ.Рәхмәева , Я.Гайнетдинова тырышып эшлиләр. Ул инвентарьларны тимерчеләр М.Ширәев һәм Ә.Нәбиев дөрес итеп көйлиләр, майлыйлар һәм тиешле урынга куялар.
Р.Камалов
Безгә язалар
Яңа Сәфәр авылы клубында өч буын вәкилләренең очрашу кичәсе узды. Соңыннан Р.Ишморатовның “Бай кияү” дигән комедиясе сәхнәләштерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев