Йокы “туйдыра” беләсезме?
Йокы гигиенасы физик һәм психик сәламәтлекне сакларга ярдәм итә
Йокы туймау замана чиренә әверелеп бара. Моннан өлкән яшьтәгеләр генә түгел, балалар, яшүсмерләр дә җәфа чигә. Йокының сыйфаты нәрсәгә бәйле? Сәламәт булу өчен йокы режимын ничек корырга кирәк? Әлеге сорауларга Сарман районы Җәлил икенче санлы урта мәктәбенең педагог-психологы Гөлшат Габидуллина белән җавап эзләдек.
Кеше гомеренең өчтән бер өлешен йоклап уздыра. Йокыдан калу организмны бик нык “таушалта”: хәтер начарлана, игътибарлылык, эшкә сәләт кими, күңелне төшенкелек биләп ала, йокысызлыктан озак интеккән кеше аңында хәтта психик тайпылышлар башланырга мөмкин. Димәк, неврозларны һәм төрле эмоциональ тайпылышларны кисәтүдә йокы режимы бик зур роль уйный.
Кешенең йокы халәте галимнәр тарафыннан бик күптәннән өйрәнелсә дә, аның ачылып бетмәгән яклары күп. Шулай да кайбер тикшеренүләр йокыны сыйфатлы итү өчен киңәшләр бирергә ярдәм итә.
– Тулы канлы яшәеш өчен йокының сыйфатлы булуы мөһим. Галимнәр йокының “акрын” һәм “тиз” фазаларын аерып чыгаралар. Акрын йокы вакытында организдагы кайбер процесслар да әкренәя, сулыш тигезләшә, сирәгәя, күзләр хәрәкәтсез кала, мускуллар киеренкелеге бетә. Бу фазаның икенче яртысында баш мие дельта-дулкыннар бүлеп чыгара. Изрәп йоклаганда уянган кешеләр төш күрмәүләрен әйтә. Тиз йокы вакытында кан басымы күтәрелә, пульс, сулыш алу ешая, матдәләр алмашы көчәя, күзләр хәрәкәтләнә. Нәкъ менә шушы вакытта кеше төш күрә. Йокы вакытының дүрттән бер өлеше тиз йокыга туры килә. Йокының бу фазасында уянган кеше гадәттә күргән төшен сөйләп бирә ала. Кешене нәрсә борчыса, аның төшенә шул керә, – дип ачыклык кертә Гөлшат Габидуллина.
И.М. Сеченов төшләрне “кичерешләрнең төрле комбинацияләре” дип атый. Төн йокысы “акрын” фаза белән башланып, “тиз” фаза белән төгәлләнгән 4-5 цикл кичерә. Ягъни һәр сәламәт кеше төн эчендә 4-5 тапкыр төш күрә һәм шуның кадәр үк тирән йокыга да тала. Һәр цикл 90-100 минут дәвам итә. Төшләрне барыбыз да 1-2 сәгать тирәсе “күрәбез”. Мин төшләрне аз күрәм, диючеләр тиз йокы вакытында бик сирәк уяна, димәк. Йокыны ясалма рәвештә бүлеп экспериментлар ясау кешенең дельта-йокы (тирән йокы) һәм тиз йокыга мохтаҗ булуын күрсәткән. Тирән йокы матдәләр алмашын көн дәвамында таушалган тукымаларда көч торгызуга юнәлтә. Туктаусыз баручы бу циклның бозылуы тулы бер организмның көче кимүгә китерә.
Куркыныч төшләр гадәттә ачу, үч тоту, курку, нәрсәгәдер борчылу кебек тискәре хис-тойгыларын тыеп һәм җыеп килгән кешеләргә керә. Мондый вакытта хис-тойгыларны чыгарырга, стресс китерә торган вакыйгаларга карата мөнәсәбәтең белән идарә итәргә өйрәнергә кирәк дип саный Гөлшат Габидуллина.
Ә менә йокының нормасы бармы? Үзенә яңа шөгыль тапкан бик күп кешеләрнең аз гына йоклап та эшкә сәләте кимеми, кәефе дә кырылмый бит .
– Өлкән кеше өчен йокы озынлыгының стандартлары юк. Чынлап карасак, төнге йокының сыйфаты һәм озынлыгы кеше организмының көндезге халәтенә бәйле. Һәр кешенең тормышы кабатланмас вакыйгалардан тора. Шулай да йокы режимын көйләүдә гомуми принциплар эшләнгән, – ди Гөлшат ханым һәм киңәшләрен җиткерә.
Тормышта катлаулы, хәл итеп булмастай проблемаларга юлыксагыз, аны эш сәгатен озынайтып, йокы сәгатьләрен кыскарту хисабына чишәргә ашыкмагыз. Бик хисчән булсагыз һәм кешеләр белән аралашуда кыенлыклар сизсәгез, төнге һәм сменалы эшләрдән баш тартыгыз.
Йокы килмәгәндә, йоклап китә алмаудан куркып караватта аунаганчы, башка төрле ял итү ысулына күчегез: саф һавада йөреп керегез, бүлмәгезне җилләтегез, китап укыгыз, якыннарыгыз белән сөйләшеп утырыгыз, талгын музыка тыңлагыз. Әмма артык мәгълүмат тупланган гаджет, компьютерларны кушмагыз. Кызганыч, яшүсмерләр, яшьләр йокы хисабына яктылык сибүче экраннарга карап утырырга ярата, йокы килми, янәсе. Нәтиҗәдә, йоклап китүнең оптималь вакыты инде үткән була, ә иртән кирәкле вакытка укырга яки эшкә барырга кирәк. Баштагы мәлләрдә әлеге халәт белән яшь организм көрәшә ала. Аның моңа көче җитәрлек. Әмма бу хәлләр еш кабатланса, вакыйгаларга һәм кешеләргә мөнәсәбәте әле формалашып кына килгән яшь кешенең хис-тойгылары өчен йокы җитмәү зур проблемалар китереп чыгарга мөмкин. Бу очракта әти-әниләр, балалары өчен үрнәк күрсәтеп, үзләре үк телефоннарын куярга бурычлы. Кечкенә балаларга төнгә әкият укуны гадәткә кертсәгез, тиз йоклап китәргә генә түгел, баланың фантазиясен эшләтергә, хыял дөньясын баетырга да ярдәм итәрсез. Ә бу алдагы белем алу процессы өчен бик тә әһәмиятле.
Көн саен бер үк вакытта ятарга, бер үк вакытта торырга гадәтләнегез. Хәтта ял көннәрендә дә. Йокы вакытын күчерү йоклап китүнең оптималь вакытын “сикереп” узарга мәҗбүр итә һәм йокы “ачылырга” мөмкин. Истә тотыгыз: алдагы көн өчен артыгын йоклап куеп, баш миен алдап булмый.
Ач килеш яки күп ашап йокларга ятмагыз. Йокларга ике-өч сәгать кала ашаудан туктагыз.
Фото – «Татар-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев