Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Психолог киңәше

Бәхетле шәхес тәрбияләү сере

Бәхет балачакта туа, димәк, кешенең киләчәге гаиләдә алынган тәрбиягә бәйле.

Балалар – безнең киләчәгебез, дияргә яратабыз. Һәр ата-ана баласының тормышы якты, мәшәкатьсез булуын тели һәм дөрес тәрбия тыңлаучанлык, үздисциплина, көндәлек режимны үтәү, яхшы уку кебек сыйфатлар белән бәйле дип саный. Болар һәммәсе мөһим, әлбәттә. Әмма бәхетле бала үстерү өчен хәлиткеч фактор түгел.

Күренекле педагог В.А. Сухомлинский: “Кеше гомеренең азагында аның язмышын җиңеләйткән бердәнбер нәрсә шул: ул да булса, балаларның ихлас, саф, тугрылыклы мәхәббәте. Бу бөек, чын, кешеләрчә шатлык алдында башка барлык шатлыклар үз әһәмиятен югалта, тоныклана. Гомере буе шушы байлыкны бөртекләп җыйган кеше генә чын мәгънәсендә бәхетле була ала. Бу – картлыкта була ала торган бердәнбер капитал. Шулай булганда гына үзеңне ышанычлы тота һәм гомер бушка үтмәде дип әйтә аласың”, – дигән. 

Фото – А.Сәетгалиеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев