Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Хатын-кызлар лаеклы ялга иртәрәк чыга ала

Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте “Иминият пенсияләре турында”гы Федераль законның 32 маддәсе нигезендә күпбалалы әниләрнең, балалар санына карап, вакытыннан алда пенсиягә чыга алуы турында искәртә.

– Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан хатын-кызларга пенсия 50 яшьтә билгеләнә. Өч бала анасы – 57 яшендә, ә дүрт бала тапкан хатын-кыз 56 яшендә пенсиягә чыга ала. 2021 елдан дүрт бала тапкан һәм аларны 8 яшенә кадәр тәрбияләгән хатын-кызлар 56 яшькә җиткәнче картлык буенча иминият пенсиясен рәсмиләштерә алалар. Бу хокук закон белән беркетелгән һәм 2028 елга кадәр гамәлдә. Пенсия яшен арттыруны исәпкә алып, әлеге хокуктан беренче булып 1965 елда туган хатын-кызлар файдалана ала. 2023 елдан өч бала тапкан һәм аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән хатын-кызларга пенсия 57 яшьтә билгеләнәчәк, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Әлеге төр пенсияне билгеләү өчен төп таләпләр: 15 ел иминият стажы, пенсия коэффициентларының тиешенчә күләме (2021 елда – 21), баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләү, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителмәгән яки уллыкка алу гамәлдән чыгарылмаган булу.

Ике һәм аннан да күбрәк бала тапкан хатын-кызлар да пенсиягә иртәрәк чыга ала. Әни кешенең иминият стажы 20 елдан да ким булмаса, ерак төньяк районнарында – 12 календарь ел яки шуңа тиңләштерелгән урыннарда 17 календарь ел эшләсә, аларга пенсия 50 яшь тулганчы билгеләнергә мөмкин.

– Иминият стажына 1,5 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү чоры да кертелә. Бала тәрбияләгән чор шушы вакытка кадәр яки алар артыннан пенсия фондына иминият взнослары күчерелгән очракта гына исәпләнә, – ди Фәридә Ганиева.

Фото Изображение от shurkin_son на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X