Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Универсаль пособие кемгә тиеш?

Балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга 2023нче елның 1 гыйнварыннан бердәм универсаль пособие керә.

Бу хакта Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева белән сөйләштек.

– Фәридә Урмановна, сүз нинди пособие турында бара?

– Универсаль пособие бүген гамәлдә булган 6 ярдәм чарасын берләштерәчәк: йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга айлык пособие; вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек очрагында һәм бала табуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерелергә тиеш булмаган гражданнарга бала карау буенча пособие; беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә балага 3 яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү; 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү; 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык акчалата түләү; икенче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә аңа 3 яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү (ана капиталы акчалары исәбеннән федераль һәм региональ бюджет акчаларын җәлеп итмичә бирелә).

– Универсаль пособиегә кем дәгъва итә ала?

– Пособие  гаиләдә җан башына керем Россия Федерациясе субъектында яшәү урыны буенча билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган йөкле хатын-кызларга һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган  гаиләләргә билгеләнә. Яшәү минимумының 2023 елга бер кешегә исәпләнгән фаразлана торган күләме 12 219 сум тәшкил итәчәк, ягъни 12 айда гаиләнең бер әгъзасына уртача исәпләнгән кереме 146 628 сумнан артмаска тиеш.

– Фәридә Урмановна, универсаль пособие билгеләү шартлары турында да әйтегез әле.

– Бу пособиене билгеләгәндә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләүне билгеләү шартлары тулысынча диярлек кабатлана. Универсаль пособиегә хокукны билгеләгәндә мохтаҗлыкны комплекслы адреслы бәяләү дә үткәрелә. Хәрәкәтле һәм күчемсез мөлкәт, кертемнәрдән керемнәр, шулай ук универсаль пособиегә хокукы булган затның һәм аның гаиләсенең хезмәткә сәләтле әгъзаларының керемнәре булмау сәбәпләре исәпкә алына. Объектив тормыш кагыйдәсе буенча керемнәр булмаган очракта, “нуль керем” кагыйдәсе кулланыла.

– Ярдәм күләме ничә сум тәшкил итәчәк?

– Айлык түләүнең база күләме Татарстан Республикасында балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 процентын – 5 926 сум тәшкил итә (Татарстан Республикасында баланың яшәү минимумы күләме 11 852 сум). Әгәр балалар өчен яшәү минимумының 50 проценты күләмендә айлык түләү исәпләгәндә гаиләнең җан башына гомуми уртача кереме бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булса, түләү күләме 75 процентка кадәр арттырылачак. Бу очракта бу сумма 8 889 сум тәшкил итә. Гаиләдә җан башына 75 процент күләмендә айлык түләү исәпләгәндә керем Татарстан Республикасында бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булса, балалар өчен айлык түләү бер яшәү минимумы күләмендә (11 852 сум) билгеләнә. 17 яшькә кадәрге балалары булган гражданнарга универсаль пособие 12 айга, әмма бала 17 яшькә җиткәнче генә билгеләнә.

– Универсаль пособиенең өстенлекләре нәрсәдә?

– Универсаль пособие кертү белән балалы мохтаҗ гаиләләргә йөклелекнең иртә срогыннан башлап,  балага 17 яшь тулганчы бердәм адреслы ярдәм күрсәтү оештырылачак.
Йөклелек өчен пособие күләме дә арта: гаилә керемнәренә карап, 50, 75 яки 100 процент булачак. 3 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә берьюлы 2 түләү алырга мөмкин – бюджеттан универсаль пособие дә, ана капиталыннан түләү дә.

– Универсаль пособие алу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– Пособиене рәсмиләштерү өчен гариза дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, күпфункцияле үзәк һәм социаль фондның территориаль органнары аша шәхсән мөрәҗәгать иткәндә электрон рәвештә тапшырыла.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев