Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Шәхси эшмәкәрнең пенсиясе ничек исәпләнә

Шәхси эшмәкәрләрнең пенсия хокуклары наем буенча (ялланып эшләүче) хезмәткәрләрнеке кебек үк формалаштырыла.

Хезмәткәрләрнең иминият пенсиясе эш бирүчеләр түләгән взнослар нигезендә барлыкка килсә, эшмәкәрләр үзләре өчен үзләре түли. Аерма бары тик шунда гына.

– Эшмәкәр мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият взносларын шәхси предприятиесен салым органнарында теркәү белән үк түли башларга тиеш. Индивидуаль пенсия коэффициентларының (ИПК) саны түләнгән взносларга турыдан-туры бәйле, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Шәхси эшмәкәрләр өчен взнос күләме РФ Салым кодексының 430 маддәсе 1 пункты 1 подпункты нигезендә билгеләнә. 2022 елда ул 36669,60 сумга тигез. Эшмәкәрнең кереме 300 мең сумнан арткан очракта билгеләнгән түләүдән тыш ул арткан суммадан 1 процент өстәмә рәвештә түли. Мәсәлән, шәхси эшмәкәрнең кереме 600 мең булса, Россия Пенсия бүлегенә өстәмә түләү 3 мең сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта иминият взносларының күләме мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият түләүләренең билгеләнгән күләменнән сигез тапкырдан артмаска тиеш.
Иминият түләүләрен ике ысул белән түләргә мөмкин: еллык сумманы берьюлы күчереп яисә ел дәвамында әз-әзләп. Иминият взносларын билгеләнгән түләү күләмендә (36669,60 сум) башкарган очракта шәхси эшмәкәрнең иминият стажына бер ел исәпләнә, түләү агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча башкарылган очракта ИПК күләме 1,007гә арта. Взнослар автомат рәвештә исәпкә алына. Шуңа күрә пенсия бүлегенә түләүләрне раслаучы до- кумент тапшыру таләп ителми, ди пенсия бүлеге хезмәткәрләре.
Билгеләнгән түләү күләме кебек үк, бер коэффициентның бәясе дә ел саен үзгәреп тора һәм дәүләт тарафыннан индексацияләнә. 2022нче елның 1 июненнән коэффициентның бәясе 118 сум 10 тиенгә тигез.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев