Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Пособие алу өчен гариза яздыгызмы?

2022нче елның 1 октябрендә 8-17 яшьлек балалар тәрбияләүче гаиләләргә агымдагы елның 1 апреленнән билгеләнгән түләүләрне алу өчен гариза бирүнең ташламалы чоры (гариза бирү вакытына бәйсез рәвештә) тәмамлана. Октябрь аенда бирелгән гаризалар нигезендә түләүләр мөрәҗәгать иткән айдан башкарыла.

Исегезгә төшерәбез, 8-17 яшьлек балаларга пособие һәр гаилә әгъзасына туры килгән керем күләме 11 832 сумнан (Татарстан Республикасында бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумы) да ким булганда билгеләнә. Айлык керемне исәпләр өчен гаиләнең гариза биргән айдан дүрт ай алда килгән еллык керемен гаилә әгъзалары санына бүлергә кирәк. Пособие билгеләгәндә мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү үткәрелә. Гаилә милек таләпләренә туры килергә, шулай ук гаиләнең өлкән әгъзаларының отчет чорында хезмәт хакы (кереме) яки аның булмавының объектив сәбәпләре булырга тиеш.

Түләү унике айга (аерым очракларда алты айга) билгеләнә. Бала 17 яшенә җиткәнче ел саен яңа гариза бирергә кирәк булачак.

Айлык пособие күләме гаиләнең кеременә бәйле һәм региондагы яшәү минимумының 50 процентын, 75 яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин. Безнең регионда ул – 5 738 сум, 8 607 сум һәм 11 476 сум тәшкил итә.

Әлеге пособиене билгеләү өчен гаризаны электрон формада дәүләт хезмәтләре порталы аша бирү җайлырак. Гаризаны күпфункцияле үзәк һәм Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтләре аша да (алдан язылып) бирергә була.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев