Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Пенсиягә – вакытыннан алда

Зур иминият стажына ия гражданнар пенсиягә вакытыннан алда чыгарга хокуклы.

 

Россия Федерациясе законнары нигезендә зур иминият стажына ия гражданнар пенсиягә вакытыннан алда чыга ала. Мәсәлән, 42 елдан да ким булмаган иминият стажына ия ир-атларга, 37 елдан да ким булмаган иминият стажына ия хатын-кызларга картлык буенча пенсия гомуми билгеләнгән пенсия яшеннән 2 елга алданрак билгеләнә, әмма 60 яшьтән (ир-атлар өчен) һәм 55 яшьтән (хатын-кызлар өчен) иртәрәк түгел.

– Иминият стажын (ир-атлар өчен – 42 ел һәм хатын-кызлар өчен – 37 ел) исәпләгәндә аңа Россия Федерациясе территориясендә башкарылган хезмәт  яисә башка эшчәнлек чоры, әмма бу чорлар өчен иминият взнослары исәпләнергә һәм РФ Пенсия фондына күчерелергә тиеш. Иминият стажына шулай ук вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорында мәҗбүри социаль иминият буенча пособие алу вакыты да керә, – ди Пенсия фондының Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

– Бер яшь ярымга кадәр бала тәрбияләү, армия хезмәте, хезмәткә яраксыз гражданнарны тәрбияләү һ.б. чорлар әлеге нигез буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгуга хокук бирүче иминият стажына керми, – ди Фәридә Ганиева.

Үзеңнең күпме стажга ия булуыңны РФ Пенсия фондының рәсми сайтындагы шәхси кабинетта һәм дәүләт хезмәтләре порталында белергә була. Шәхси счет торышы турындагы өземтәне РФ Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә алырга мөмкин.

Быел зур иминият стажына ия булган 1961 елгы ир-атлар һәм 1966 елгы хатын-кызлар лаеклы ялга вакытыннан алда чыга ала, ди клиентлар белән эшләү хезмәте белгечләре.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев