Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Пенсия тупланмаларын ничек алырга

Иминиятләнгән зат вафат булганнан соң аның пенсия тупланмалары средстволарын түләү бары тик гариза нигезендә генә башкарыла.

Әлеге средстволарны алу өчен иң элек гариза тапшырырга кирәк.

–  Агымдагы елның сигез аенда Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте тарафыннан шундый 16 гариза кабул ителде. Иминиятләнгән затның вафат булу вакытына пенсия тупланмалары средстволары РФ Пенсия фонды аша формалашса, варис гаризаны теләсә кайсы пенсия бүлегенә тапшырырга хокуклы. Варисның кайда яшәве мөһим түгел. Һәм түләү дә пенсия фонды аша башкарыла, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Вафат булган туганнары пенсия тупланмалары средстволарын Россия Пенсия фондында формалаштырган булса, иминиятләнгән зат вафат булган көннән алты ай дәвамында варислардан керүче барлык документлар ТР буенча Пенсия фонды бүлекчәсендә туплана. Җиденче ай дәвамында варисларга түләү яисә түләүдән баш тарту турында карар чыгарыла. Түләү карар кабул ителгән айдан соң килүче айның 20нче числосыннан да соңга калмый башкарылырга тиеш.

– Иминиятләнгән затның вафат булу вакытына пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондында формалаштырылса, варислар гаризаны шул фондка тапшырырга тиеш, димәк түләү дә дәүләтнеке булмаган пенсия фонды аша башкарыла, – ди Фәридә Ганиева.

Шунысын истә тотарга кирәк: гамәлдәге законнар нигезендә варис буларак хәбәр бирү вакыты чикләнгән – гаризаны иминиятләнгән зат вафат булган көннән алты ай дәвамында гына тапшырырга мөмкин. Бу алты ай үткән очракта аны суд аша торгызырга мөмкин, ди пенсия бүлеге белгечләре.

Фото - "Татмедиа" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев