Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды берләште

2023нче елның 1 гыйнварыннан Россия Социаль фонды эшли башлады. Әлеге фонд Россия Пенсия фондын и Россия Социаль иминият фондын берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килде.

Берләшү нәтиҗәсендә нинди үзгәрешләр булачак? Бу хакта ТР буенча Россия Социаль фонды бүлекчәсенең Мөслим районында клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева белән сөйләштек.

– Фәридә Урмановна, ике фонд берләшкәннән соң түләүләр һәм хезмәтләр саны үзгәрәчәкме? 
– Әйе, түләүләр саны артачак, чөнки Россия Социаль фонды идарә итүенә ярдәм итүнең яңа чаралары ташырылачак. Мәсәлән, балалар һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие, өч яшькә кадәр беренче балага түләү. Шул ук вакытта Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды күрсәткән барлык хезмәтләр сакланачак. Клиентларга хезмәт күрсәтүче бердәм офислар арту исәбенә аларны алу уңайлаша һәм тизләнә. 
– Фондларны берләштерү түләү даталарына тәэсир итәчәкме? 
– Юк. Россия Социаль фонды Пенсия һәм Социаль иминият фондларының барлык бурычларын һәм функцияләрен тулы күләмдә башкарачак. Берләшкәннән соң гражданнар пенсияләрен, пособиеләрен һәм башка түләүләрне элеккеге даталарда ала алачак. 
– Түләүләрне рәсмиләштерү процедурасы катлаулану көтеләме? Гариза тапшырганда кирәкле документлар комплекты артачакмы? 
– Юк. Киләчәктә барлык хезмәтләрне дә электрон сервислар аша онлайн алырга мөмкин булачак. Бу түләүләрне алу вакытын шактый кыскартачак һәм күпчелек очракта кирәкле документлар урынына бер гариза тапшырырга гына кирәк булачак. Шул ук вакытта проактив рәвештә билгеләнүче (бернинди гариза һәм документ тапшырырга кирәк түгел) түләүләрнең саны артачак. Хәзерге вакытта, мәсәлән, инвалидлык буенча пенсияләр проактив рәвештә билгеләнә.  
– Фәридә Урмановна, бу үзгәрешләр хезмәт килешүе буенча рәсмиләштерелгән эшченең хокукларында ничек чагылачак? Эш бирүче иминиятләүнең төрле төрләренә акча күчерергә тиеш булачакмы? 
– Фондларны берләштерү хезмәт килешүе буенча рәсмиләштерелгән эшчеләрнең беркетелгән һәм гамәлдәге хокукларын яклау гына түгел, ә социаль иминият белән тәэмин ителгән гражданнарның категорияләрен дә киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Гражданлык-хокукый килешү буенча эшләүче хезмәткәрләргә элек бары тик пенсия һәм медицина иминияте генә кагыла иде. Эш бирүчеләр барлык взносларны бер түләү белән башкара алачак, ә бюджетныкы булмаган фондларга барлык отчетларны бердәм форма составында тапшыра алачак. 
– Эш бирүче өчен бердәм тариф кертелгәннән соң вакытлыча хезмәткә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу буенча, бала тәрбияләү буенча пособиеләр күләме нинди булачак? 
– Эш бирүчеләр өчен бердәм тариф кертелү мәҗбүри социаль иминиятенең взнос салынучы базасын пенсия иминияте дәрәҗәсенә кадәр тигезләүне күз алдында тота. Бу гражданнарга түләүләрнең күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото - "Мөслим - информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев