Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Пенсия алды яшендә булсаң...

Бүген Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен Россия Пенсия фондының рәсми сайтындагы шәхси кабинет аша яисә дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин.

Электрон сервислар Пенсия фонды эшчәнлегенең күпчелек юнәлешләрен һәм гражданнарга бирелүче түләүләрне үз эченә ала, тиешле белешмәләр (шул исәптән пенсия алды яшендәге категориягә керү турындагы белешмә)  һәм өземтәләр алырга мөмкинлек бирә. – PDF һәм XML форматындагы белешмәне берничә секунд эчендә алып була. Аны Пенсия фонды сайтында алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгәннән соң  пароль һәм теркәү язуы логины белән “Гражданинның шәхси кабинеты”на керергә, “Пенсия” бүлегендә “Заказать справку (выписку) об отнесении гражданина к категории граждан предпенсионного возраста” күрсәткече сайлап, мәгълүмат тапшырырга кирәкле органны (Россия Федераль салым хезмәте, халык мәшгульлеге өлкәсендә РФ дәүләт власте органы, эш бирүче) күрсәтергә, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева. – Кирәк булган очракта формалаштырылган белешмәне электрон почтага алырга, сакларга, кәгазьдә чыгарырга, “История обращений” бүлегендә карарга була.
Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте исегезгә төшерә: пенсия алды яшендәге гражданнарга ташламалар һәм социаль яклау чаралары да каралган.
Кайбер категория гражданнарның пенсия яше чикләре үзгәрмәсә дә, алар пенсия алды ташламаларын алырга хокуклы. Мәсәлән, биш балалы аналар ташламаларга 45 яшьтән исәп тота ала. Пенсия алды яшендәге гражданнарга ташламалар һәм гарантияләр турында Пенсия фондының рәсми сайтында “Гражданам/Что нужно знать о пенсионной системе” бүлегендә укырга була.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев