Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

ОСАГО буенча компенсация билгеләнү

2022нче елның сентябреннән ОСАГО компенсациясен проактив билгеләү мөмкинлеге гамәлгә кертелде.

 

– Медицина күрсәткечләре нигезендә транспорт чаралары булган инвалидларга, шул исәптән инвалид балаларга, яисә аларның законлы вәкилләренә ОСАГО килешүе буенча алар түләгән иминият премиясенең 50 проценты күләмендә компенсация бирелә, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Пенсия фондының мәгълүматлары җитәрлек булмаганда ул гражданнарга белдерү кәгазе яисә телефон аша хәбәр җибәрә.
Инвалидларның шәхси реабилитация яисә абилитация программасында транспорт чарасы алу өчен медицина күрсәтмәләре булуы хакында нәтиҗә булган очракта әлеге документ компенсациягә гариза белән бергә пе сия фондының клиентларны кабул итү хезмәтенә бирелергә тиеш.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев