Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Нинди түләүләр алырга хокуклы

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Россия Федерациясе гражданнары контракт буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләр статусына ия. Шул сәбәпле пенсиягә кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук социаль яклау чаралары РФ Оборона министрлыгы линиясе буенча хәл ителә, ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Пенсия фонды түбәндәге хезмәтләрне күрсәтә: бала тәрбияләү буенча ай саен бирелүче пособие – мөрәҗәгать итү тәртибе, шартлар әлеге хезмәт күрсәтүнең гомуми тәртипләре кебек үк; 8 яшьтән 17 яшькә кадәр балага ай саен акчалата түләү – мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру фактын раслау өчен кирәкле документлар (мәгълүматлар) гариза бирүче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә тапшырыла; йөклелекнең иртә чорында медицина оешмасында учетка баскан хатын-кызга ай саен түләнүче пособие; көч ведомствосы тарафыннан бирелгән бердәм үрнәктәге хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы булганда хәрби хәрәкәтләр ветераны буларак ЕДВ.
Яралану (гарипләнү) яисә үлү очрагында: хәрби хезмәт чорында алынган травма нәтиҗәсендә инвалидлык булса, ЕДВ билгеләнә; “Вафат булган (үлгән) сугыш инвалидының, Бөек Ватан сугышында катнашучының һәм хәрби хәрәкәтләр ветеранының гаилә әгъзасы” категориясе буенча ЕДВ түләнә. Вафат булган (үлгән) кешенең гаилә әгъзасы булу турында компетентлы органнар тарафыннан бирелгән таныклык – хокукны раслаучы документ булып тора, ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева.  
 

Изображение от wirestock на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев