Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Кем кайсын түли?

– Кайсы түләүләрне Россия Пенсия фонды башкара, кайсыларын – социаль яклау бүлеге? Алисә.

– Россия Пенсия фонды иртә срокта учетка баскан авырлы хатын-кызларга; мохтаҗ гаиләләргә ана капиталы средстволарыннан 3 яшькә кадәр икенче балага; 8 яшьтән 17 яшькә кадәр балаларга айлык пособиеләр билгели, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева. 
Социаль яклау органнары 3 яшькә кадәр беренче балага; 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга айлык түләүләр билгели. 
Гаиләнең уртача һәр кешегә кереме ничек исәпләнә? 
Балаларга күп кенә пособиеләрне билгеләгәндә гаиләнең уртача кереме исәпләнә. Моның өчен гаилә әгъзаларының расчет чорындагы барлык керемнәре кушыла, килеп чыккан сумма 12 айга һәм гаилә әгъзалары санына бүленә, ди пенсия бүлеге һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре. 
Керемнең кайсы айлар өчен исәпләнәчәген ничек белергә?
Беренче балага һәм 3 яшькә кадәр икенче балага пособие: расчет чоры – гариза тапшырганчы алты айга кадәр булган 12 ай (мәсәлән, гариза 2022 елның июнендә тапшырылса, декабрь 2020 ел – ноябрь 2021 ел).
Иртә срокта учетка баскан авырлы хатын-кызларга түләүләр; 3 яшьтән 7 яшькә кадәр; 8 яшьтән 17 яшькә кадәр балаларга пособие: расчет чоры – гариза тапшырганчы дүрт айга кадәр булган 12 ай (мәсәлән, гариза 2022 елның июнендә тапшырылса, февраль 2021 ел – гыйнвар 2022 ел).

Фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев