Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Җитмәгән пенсия коэффициентларын ничек алырга?

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте исегезгә төшерә: хәзерге вкытта гражданнар картлык буенча иминият пенсиясенә коэффициентларны үзләре туплый ала. Моның өчен Россия Пенсия фондына өстәмә түләүләр кертергә кирәк.

Лаеклы ялга чыгып, иминият пенсиясе алу өчен пенсия коэффициентлары җитмәгән очракта аларны сатып алырга була. Коэффициентларны сатып алу өчен лаеклы ялга чыгу яше җитүен көтәргә кирәк түгел. Аларны теләсә кайсы вакытта сатып алырга була. Сүз пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле керү турында бара.

“Иминият пенсияләре турында”гы закон нигезендә иминият пенсиясен билгеләүгә хокук стажга һәм шәхси пенсия коэффициенты күләменә бәйле. Мәсәлән, 2022 елда пенсиягә чыгу өчен 23,4 пенсия коэффициенты кирәк.
Җитмәгән пенсия коэффициентларын барлык гражданнар да сатып алырга хокуклы. Мәсәлән, үзмәшгульләр (аларга шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар, тәрбиячеләр, хуҗалык буенча ярдәмчеләр, фрилансерлар, тәрҗемәчеләр, репетиторлар һ.б. керә). Пенсия коэффициентларын Россия Федерациясендә даими яисә вакытлыча яшәүче мәҗбүри пенсия иминиятенә бәйле булмаган кешеләр дә сатып алырга хокуклы. Әгәр эш бирүче түләмәсә, коэффициентны туганың яисә дустың өчен дә сатып алырга була. Чит илдә яшәүче Россия гражданнары да пенсия коэффициентларын сатып алу хокукына ия.

Ирекле иминият түләүләрен исәпләү календарь исәпләп чыгаруда бара һәм финанс елы башына билгеләнгән хезмәткә минималь түләү күләменә бәйле.

Иминият взносларын түләү чоры иминият чорына керә. Әмма иминият стажына исәпләнелүче взносларны түләү чорының дәвамлылыгы картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен кирәкле стажның яртысыннан артырга тиеш түгел.

Ирекле иминият взносларын 31 декабрьдән дә соңга калмый башкарырга кирәк. Шәхси счетта алар отчет елыннан соң килүче елның 1 мартыннан соң гына күренәчәк.

Мәҗбүри пенсия иминиятенә ирекле взнослар түләү өчен гаризаны яшәү буенча пенсия бүлегендә тапшырып була. Үзең белән паспорт (яисә яшәү урыны буенча теркәлүне раслаучы шәхесне раслаучы документ) һәм СНИЛС булу шарт. Аерым очракларда эшләү фактын раслаучы документлар кирәк булырга мөмкин. Взносларны түләү өчен реквизитларны Россия Пенсия фонды сайтында карарга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев