Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Индексация булды

1 февральдән 40тан артык төрле түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләр 11,9 процентка индексацияләнде.

– Бала тууга бәйле бер тапкыр бирелүче пособие, бала тәрбияләү буенча ай саен түләнүче пособие, ана капиталы, ветераннарга ай саен бирелүче акчалата түләүләр һәм социаль ярдәмнең башка төрле чаралары күләме артты, – ди Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков. Мәсәлән, беренче балага ана капиталы күләме 587 мең сумга җитте. Бу узган елгы белән чагыштырганда 62,5 мең сумга күбрәк. Икенче балага ана капиталы  775,6 мең сум тәшкил итте (2022 елдагыга караганда 82,5 мең сумга күбрәк). 
Ел саен агымдагы елның 1 февраленнән түләүләрне, пособие һәм компенсацияләрне куллану товарларына үткән елның факттагы индексыннан чыгып индексацияләү коэффициенты билгеләнә. 
2023 елда индексацияләү коэффициенты 1,119 тәшкил итте. Росстат мәгълүматлары буенча куллану товарлары индексы – 111,94 процент (2022 елның декабре 2021 елның декабренә карата). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев