Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Бушлай парковкага рөхсәт алу

Инвалидлар бушлай зоналарда парковкадан файдалана ала. Моның өчен аларның транспорты яисә аларны йөртүче автомобиль турындагы мәгълүмат Инвалидларның федераль реестрына кертелгән булу шарт.

Инвалидлар бушлай зоналарда парковкадан файдалана ала. Моның өчен аларның транспорты яисә аларны йөртүче автомобиль турындагы мәгълүмат Инвалидларның федераль реестрына кертелгән булу шарт. – Андый рөхсәтне алу өчен реестр порталындагы электрон кабинет аша яисә дәүләт хезмәтләре аша гариза тапшырырга кирәк. Ташламалы парковканы рәсмиләштерү өчен инвалид яисә аның вәкиле күпфункцияле үзәккә шәхсән мөрәҗәгать итә ала. Транспортны реестрда теркәү өчен аның номерын һәм маркасын, бушлай парковкага хокук гамәлдә булачак вакытны күрсәтергә кирәк, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Рөхсәтне беренче яки икенче төркем инвалид тарафыннан идарә ителүче яисә аны йөртүче автомобильгә рәсмиләштереп була. Ташламалы парковкадан үзләре йөри алмаучы өченче төркем инвалидлар да файдалана ала.

– Кирәк булган очракта инвалид транспорт чарасы турында мәгълүматны үзгәртә ала. Моның өчен ул яңа гариза язарга тиеш, – ди Фәридә Ганиева.

Ресстрдагы мәгълүмат илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Автомобиль мәгълүматлар базасына кертелгән булса, бүленгән парковка урыннарыннан Россиянең теләсә кайсы регионында файдаланып була.

Фото - Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев