Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Берләшү – кирәк гамәл

Россиянең социаль фонды 2023нче елның 1 гыйнварыннан Россия Пенсия фондының һәм Социаль иминият фондының барлык функцияләрен дә башкарачак.

Россия Пенсия фонды сайтында 2023нче елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак Россия Социаль фонды турында яңа бүлек ачылды.
Пенсия фондын һәм социаль иминият фондын берләштерү социаль ярдәм чараларын алуны гадиләштерәчәк – барлык федераль  түләүләрне дә “бер тәрәзә” режимында алырга мөмкин булачак, ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Бүген әлеге фондлар хәл итәргә хакы булган мәсьәләләр, барлык түләүләр, хезмәтләр һәм вазыйфалар да күчә, ягъни хәзер пенсия фонды һәм социаль иминият фонды күрсәткән барлык хезмәтләр яисә мәгълүматларны яңа елда структуралар
берләшкәннән соң элеккеге тәртиптә алырга була.

– Шул ук вакытта Россия Социаль фонды бизнеска административ йөкләнешне киметәчәк һәм дәүләт социаль иминияте белән тәэмин ителгән россиялеләрнең категорияләре санын киңәйтәчәк. Гражданнар өчен электрон сервислар саны артачак, балалы гаиләләр һәм авырлы хатын-кызлар бердәм пособие ала башлаячак, иминиятләүчеләрдән отчетлар кабул итү яңа форма нигезендә башкарылачак, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева.

2023нче елның 1 гыйнварыннан Россия Социаль фонды гражданнарны кабул итү клиентлар белән эшләүнең бердәм офисларында үткәрәчәк. Андый офисларның күпчелеге инде пилот режимында эшләп килә. Киләчәктә социаль яклауның барлык федераль чараларын бер запрос буенча башкарып булачак. Пенсионерлар, балалы гаиләләр, инвалидлар үзләренә уңайлы урынга – якындагы бердәм фонд офисына яисә күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итә алачак.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев