Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Бердәм түләү көне

Банк карталарына күчерү өчен социаль пособиеләрне түләүнең стандарт графигы нигезендә бердәм түләү көне билгеләнгән. Ул – һәр айның өченче числосы.


– Бу көн бәйрәм яисә ял көненә туры килсә, түләү иртәрәк башкарыла, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү бүлеге
җитәкчесе Фәридә Ганиева.

– Сүз бер яшь ярымга кадәр бала тәрбияләгән өчен пособие һәм 2022 елда социаль яклау органнарыннан күчерелгән пособиеләр, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык пособие, иртә срокта учетка баскан авырлы хатын-кызларга түләнүче пособиеләр турында бара.
Барлык айлык түләүләр дә узган ай өчен түләнә. Мәсәлән, ноябрь аенда – октябрь өчен, декабрь аенда – ноябрь өчен, дип хәбәр итәләр пенсия бүлегеннән.

Фото-Изображение от mrsiraphol на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев