Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Бала тәрбияләгән чор исәпләнәме?

Россия Пенсия фонды пенсияне рәсмиләштергәндә хатын-кызларның бала тәрбияләгән чорын автомат рәвештә исәпкә ала. Гамәлдәге законнар нигезендә бу вакыт әни кешенең стажына керә һәм аның пенсия коэффициентларын арттыра.

Шәхси счетта бала тәрбияләү чорын күрсәтү өчен бала туу турында ЗАГС реестры мәгълүматлары, ана капиталын сорап мөрәҗәгать итү, президент указы нигезендә балалы гаиләләргә бер тапкыр бирелүче түләүләр турындагы язулар мәгълүмат чыганагы булып тора.

Шундый мәгълүмати аралашу нәтиҗәсендә узган ел пенсия фонды Мөслим районында яшәүче 1200 хатын-кызның шәхси счетларына проактив рәвештә өстәмәләр кертте.

– Хатын-кызларның шәхси счетларына бала тәрбияләү чоры турындагы мәгълүматның автомат рәвештә кертелүе пенсияне пенсия бүлегенә килеп тормыйча, өстәмә документлар тапшырмыйча, дистанцион гариза тапшырып кына  рәсмиләштерү санын арттыра. Пенсия билгеләгәндә бала туганнан соң аны 1,5 ел тәрбияләү чоры стажга керә һәм аның өчен 2,7 пенсия коэффициенты исәпләнә. Икенче бала өчен шулай ук стаж һәм 5,4 коэффициенты каралган, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Өченче һәм дүртенче балаларны тәрбияләү тагын 1,5 стаж һәм 8,1 пенсия коэффициенты бирә. Шулай итеп, дүрт бала анасы 24,3 коффициент ала – бүгенге көндә бу яшь буенча пенсиягә чыгу өчен җитә.

Хатын-кыз бала туганнан соң эшләвен дәвам иткән очракта пенсиясен рәсмиләштергәндә аңа отышлырак коэффициентлар һәм стаж (эш чоры өчен яисә бала тәрбияләү өчен) исәпләнә.

Фото - Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев