Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Армия хезмәте иминият стажына керә

Армиядә хезмәт итү вакыты мәҗбүри рәвештә иминият стажына кертелә, моннан тыш бу вакыт өчен шәхси пенсия коэффициенты да исәпләнә.

Бүгенге пенсия системасында гражданнарның пенсия хокуклары шәхси пенсия коэффициентларында формалаша. Мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият түләүләре башкарылса, алар гражданинның хезмәт эшчәнлегенең һәр елы өчен исәпләнә. 
Шәхси пенсия коэффициенты иминият булмаган чор өчен дә исәпләнә, ягъни гражданин эшләмәгән, әмма социаль әһәмиятле эшчәнлек башкарган чор өчен дә. Чакыру буенча Россия армиясе сафларында хезмәт итү дә шундый чорга керә. Моннан тыш контракт буенча хәрби хезмәт үтүченең тормыш иптәшенең ире/хатыны эшкә урнашу мөмкин булмаган урыннарда яшәве (гомуми – 5 елдан артык түгел); “Гражданнарның аерым категорияләре өчен пенсия тәэмин итүе гарантияләре турында”гы 126-ФЗ санлы (04.06.2011) Федераль законда каралган 2002нче елның 1 гыйнварыннан соң контракт буенча хәрби хезмәттә булу яисә башка эшчәнлек чорлары хәрби хезмәткәрләр өчен иминият булмаган чорга керә.
2020 елда иминият пенсиясенә хокук алу өчен 11 елдан да ким булмаган иминият стажы һәм 18,6 шәхси пенсия коэффициенты кирәк. 
Үзеңнең пенсия хокукларың һәм картлык буенча иминият пенсиясенә хокукың турында Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта белергә мөмкин. Аннан Идентификациянең һәм аутентификациянең бердәм системасында (ЕСИА) яисә дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәркем файдалана ала. Гражданинның шәхси кабинетындагы барлык мәгълүмат эш бирүчеләр тарафыннан тапшырылган мәгълүматлар нигезендә формалаштырыла. 
Мөслим районында клиентларны 
кабул итү хезмәте.

Изображение от Freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев