Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Печән базары

Рәхмәт сезгә, остазларым

Мәгариф ветераннары турында газетабызда күптән дөнья күргән мәкаләләр дә, яңа гына басылган әңгәмәләр дә, фотосурәтләр дә укучыларыбызның матур хатирәләрен яңарта.

Йолдыз Зәкиева:
– Белгәнен әйтергә оялып, куркып утырган кызны – мине җитәкләп яктыга алып чыккан беренче укытучым Фәнисә Сөләйман кызы (икенче рәттә сулдан өченче). Яратам, хөрмәт итәм! Иң зур рәхмәтем – аңа.
Инзилә Әюпова:
– Зур хөрмәткә лаек шушы укытучылар белән башланды хезмәт юлым. Рәхмәт сезгә, остазларым.
Рәйлә Вәлиева:
– Яраткан укытучымның берсе – Әлфия апа. Мине Ташлыяр башлангыч мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан укытты. Гөлүсә апа белән килгәннәр иде безнең мәктәпкә. Бик яшь, чибәр иделәр. Икесе дә безнең авылда мәхәббәтләрен таптылар. Әлфия апа бик әйбәт иде, дус кызыбыз кебек булды, безгә аккош биюен өйрәткән иде. Рәхмәт сезгә, Әлфия апа!!!
Ринат Нуруллин:
– Беренче сыйныф җитәкчебез Рәзинә апа ! Рәхмәт Сезгә һәм безгә белем биргән барлык Укытучыларыбызга!
Гөлназ Хафизова:
– Иң өстә, уңда – Надежда Николаевна. Ә беренче рәттә, уртада Тәнзилә апа Хатбуллина. Барысын да таныйм. Рәхмәт сезгә, укытучыларыбыз!
Ләйсән Яхина:
– Беренче укытучым Люция Ситдиковна, урыныгыз җәннәт түрләрендә булсын!
Римма Галиева:
– Башлангыч сыйныф укытучылары сызган юл! Шактый еллар узуга карамастан, әлеге хезмәт коллективыбызның тырыш хезмәте ул - бүген күз алдында! Олыгаеп барган кичәге укучылар бүген үз гаиләләрен корып, балалар, оныклар тәрбияләп үстерәләр, үзләренең матур, тырыш хезмәтләре белән сөендерәләр! Укытучыга боларны күреп сөенү, уңышлары белән уртаклашу – иң зур рәхмәт, иң зур хөрмәт!

 

"Үткәннән бер мизгел” сәхифәсендә чыккан фото. Мөслим башлангыч мәктәбе укытучылары. 1985 ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев