Ничек яшисең, авыл?
Торыш авылында мәктәп булмаса да, авылда гомер итүчеләрнең, хатирәләрне барлап, Соңгы кыңгырау бәйрәмен билгеләп үтүләрен хәбәр иткән идек.
Нурия Шәрифуллина: – Күпләр кызыгырлык яшисез, афәрин!
Гөлфирә Хафизова:
– Бер караганда, күңелле дә инде. Молодцы! Тик... күңелдә – авыр тойгылар... Нинди көнгә калдык бит!Авылда мәктәп юк... Бу бит трагедия. Ачылыр микән берәр вакыт ул мәктәпләр авылларда?
Илсөяр Мортазина:
– Гөлфирә, аянычлы хәлләр шул. Исеңдәме, без бер кечкенә авылдан бер класста унау идек? Булмас мәктәпләр дә, озакламый ке- шесе дә калмас. Үрнәк авылы кебек, бары тик зиратлар гына торып калыр, алар хәтер кебек мәңгелек.
Земфира Димиева:
– Менә ичмасам булдырасыз сез, кызлар!!! Малайлары- гыз гына күренми.
Люция Шиһапова:
– Әллә үзебез кире мәктәпкә укырга керик микән? “5ле”гә генә укыр идек.
Маркель Бикташев:
– Афәрин, мөслимлеләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев