Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Печән базары

Ничек атала?

Печән базары Казанның сәүдә үзәге генә түгел, халыкның очрашу, аралашу, фикер алышу, яңалыклар алмашу урыны да булган.

Шуны истә тотып, әлеге рубрикада нинди дә булса вакыйгага яки мәгълүмат чараларында дөнья күргән язмаларга карата социаль челтәрләрдәге фикерләр урын алыр. Сез дә үз фикерегезне яза аласыз.   Әлеге фотоны социаль челтәрләргә куеп: “Яулыкны бу рәвешле бәйләү ничек атала?” – дип сораган идек.

Раил Бакыев:
– Фото 70нче елларда Мөслимдә төшерелгән. Садовая урамы, арттагы планда – милиция бинасы.
Фәридә Әшрәфуллина:
– Уңнан беренчесе – минем әбием Әскәпҗамал. Ул гомер буе яулыгын шулай башы белән бәйләде.
Флёра Кадыйрова:
– Безнең әбиләр балачактан шулай яулык бәйләп үскән. Чит ир-атлар очраса, яулык чите белән йөзен каплаганнар. Оялганнар. Өйдә йөргәндә артка чөеп бәйлиләр иде. Әнием: “Туздырып бәйлим”, – дия торган иде. Урталай бөкләп, өчпочмаклы яулыкны “почмаклап” бәйлиләр иде. Хәтеремдә: әтинең сеңлесенә кунакка баргач, ул яулыгын туздырып бәйләгән иде. Мин: “Ии, әбиләр кебек бәйләгәнсең”, – дидем. Ул елмаеп: “Мин пенсиягә чыктым, әби инде”, – диде. Аңа ул вакытта 50 яшь булган. Хәзер 60 яшьлекләр дә үзләрен әбигә санамый.
Гөлдәүсә Кәримова:
– Бу саф татарча яулык бәйләү, төрекчә түгел. Безнең якларда җәеп ябам, диләр. Элекке әбиләр именно шулай бәйләп йөрделәр))).
Гөлсинә Гыймазетдинова
– Әбием мөселманча яулык бәйләү, дия иде. Ташъелга авылы.
Фәния Сәләхетдинова:
– Башы белән алга бәйләү, диләр иде әбиләр.
Наилә Хәйретдинова (Хафизова):
– Аркага төшереп бәйләү.
Кафия Ибатуллина:
– Татарча бәйләү.
Нурзидә Әхмәдуллина:
– Бездә чын татар әбиләре хәзер дә шулай бәйли. Мин дә яратам шулай бәйләргә.
Светлана Әхмәтова (Корбанова):
– Озынчага, диләр иде. Әби: “Чәч күренмәскә шулай бәйли әбиләр”, – ди иде. Чын татарча.
Венера Заһидуллина:
– Дүрт почмаклап бәйләгән яулыгын, дигәнне ишеткәнем бар.
Мөслимә Галиева:
– Бездә только ак яулык ябалар иде. Туры яулык, диләр бездә.
Миләүшә Гәрәева:
– Әбиләрчә бәйлибез, башы белән, дия идек. Әбиләр дә килде ак яулыгын ябып башына...
Хидая Гиниятова (Сафина):
– Мөслимнәр башы белән бәйләү, диләр. Яңа Чишмә, Чистай якларында туздырып бәйләү, диләр икән.
Силүзә Мурзина:
– Яулыкны озынча итеп бәйләү, диләр иде без кечкенә чакта)).
Ләйсән Нуртдинова-Загирова:
– Башы белән бәйләп, лавкага барып киләм, диләр иде. Ээх матур, үз әбиләребез!
Халидә Саттарова:
– Матур итеп җәеп ябалар иде әби-әниләребез, сагынып искә алырга гына кала ак яулыклы өлкән буыннарны...
Рубриканы Г.Җәлилова алып бара.

QR-кодны уку өчен телефоныгызга махсус кушымта кертегез.

Фото – Мөслим туган як музее архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев