Республикаара уенчыклар конкурсында катнаштылар
Өстәмә белем бирү

Республикаара уенчыклар конкурсында катнаштылар

Сәнгать мәктәбе укучылары Чаллы шәһәрендә уздырылган Республикаара балчыктан ясалган уенчыклар конкурсында катнаштылар.

- Рәсем бүлеге укытучылары Илшат Ибраһимов һәм Гөлназ Талипова укучылар белән бергә Чаллы шәһәрендә үткән X Республикаара балчыктан ясалган уенчыклар конкурсында катнаштылар. Конкурс кысаларында Крушинская Наталья Григорьевна "Дивеев уенчыгы" ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Илшат Ибраһимов  һәм аның укучылары Камил Әхмәтшин һәм Розалина  Борһанова  III дәрәҗә лауреатлар дипломнарына лаек булдылар, - дип хәбәр итәләр Мөслим сәнгать мәктәбеннән.

Фото - сәнгать мәктәбе архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев