Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәр ункөнлеге

Тормышка ун мең адым

Өлкәннәр ункөнлеге төрле чараларга бай булды.

“Тормышка ун мең адым” акциясенә килгән өлкәннәрне район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, район пенсионерлар советы рәисе Рөстәм Шәрипов сәламләде.
Илгиз Низамов декада барышында бик матур чаралар оештырылуын билгеләп үтте. “Август-Мөслим” агрофирмасының үзе хезмәт куйган авылларда яшәүче барлык пенсионерларга д күчтәнәчләр таратуын рәхмәт сүзләре белән искә алды.
Физик күнегүләр ясаганнан соң өлкәннәр скандинавия йөреше белән Пушкин урамы буйлап “Кояшлы Ык” ял зонасына юл тотты. Шул рәвешле саф һавада аралашып, киләчәккә планнар корып, вакытларын файдалы һәм күңелле уздырдылар.
Һава торышы да өлкәннәргә карата бик рәхимле булып, кояшлы, җилсез, җылы көн торды. Чын-чынлап табигать һәм өлкәннәр гармониясенә туры килгән әбиләр чуагы иде.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев