Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Өлкән буын

Сугыш баласы Фәридә Галиева: Торф чыгарудан алып 90 яшьлек юбилейга кадәр

Торыш авылында гомер итүче Фәридә Галиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Сугыш елларын күргән, сугыштан соңгы чорда көнне төнгә ялгап эшләгән әбиләребезгә сокланмый мөмкин түгел. Никадәр генә авыр булмасын, зарлануны белми, канәгатьсезлек белдерми алар. Бүгенге матур тормышны күрә алуларына шөкер итеп, Аллаһның бәхетле озын гомер биргәненә рәхмәтле булып яши өлкәннәребез.

 

Авырлыклар көчле булырга өйрәтте

Йөзенче дистәсен ваклый башласа да, узган гомер юлларын яхшы хәтерли Фәридә апа.

– Сугыш башланганда, миңа нибары 5 яшь иде. Әтиебез сугышка китте, без әни белән калдык. Һавада самолет күренсә, немецлар килә дип, өйгә йөгерә идек. Апам белән, күрше-тирәнең бакчаларын казып, черек бәрәңге эзләүләр истә. Берничә бәрәңге тапсак, ашарга булды дип куанабыз. Яланда үскән кузгалак, кычыткан, кукы – барысы да безнеке булды. Без үлән җыеп кайтабыз да әнкәебез аш пешерә. Шулар белән исән калдык инде, үләннәр безгә ныклык һәм көч биргәндер, – ди ул.

7 яше тулгач, укырга теләге булса да, кияргә киеме булмау сәбәпле ул елны мәктәпкә бара алмый кала. Шул чорда сугыштан яраланган әтиләре кайта. Икенче төркем инвалид булса да, тик утырмый ир-егет: тире иләп, балаларына азмы-күпме кием юнәтү әмәлен таба. Шулай итеп Фәридә апага Мөшеге мәктәбендә уку насыйп була.

– Сугыштан соңгы елларда, илне ягулык белән тәэмин итү өчен, кияүгә чыкмаган кызларны Горькийга торф чыгарырга эшкә җибәрәләр иде. 7 сыйныфны тәмамлагач, буең бәләкәй, үзең дә сабый гына әле, дип тормадылар, Горькийга торф чыгарырга җибәрделәр. Ил кушкач, бармыйча ярамый. Заманы шундый иде! Әз булса да өс-башымны карармын дип өметләндем, чөнки анда акча бирәләр иде. Ел буе торф чыгаруда эшләдем. Торф чыгару – бик авыр һәм пычрак эш. Көннәр яңгырлы, юеш булганда торф чыгару аеруча авыр. Эчләр суырыла иде. Иртә таңнан караңгыга кадәр торф чыгаруда эшләдек. Бик авыр булды әмма түздек. Елап торырга вакыт булмады, – ди Фәридә апа.

Горькийдан кайтып, өс-башын бераз яхшырта кыз. Фермада эшләгәндә, Торыш авылы егете Габдрахман белән таныша. Озак йөрми яшьләр, 1955 елда Торышка килен булып төшә Фәридә. Кайнанасы Гөлсем белән, әниле-кызлы булып, бик тату гомер итә алар.

– Габдрахманның әтисе сугышта һәлак булган иде. Кайнанам белән белән бик тату гомер иттек. Бер-бер артлы биш балабыз: Фәнүзә, Хәлил, Рәфидә, Гөлнур һәм Гөлназ туды. Шөкер, балаларыбыз барысы да тәртипле булдылар, йөзебезгә кызыллык китермәделәр, хезмәтне яраттылар. Кайнанам да, мин дә һәрвакыт хезмәттә булдык. Ул ялга туктагач, балалар әбиләре карамагында булды. Габдрахман колхозда тракторчы булып эшләде. Мин башта дуңгызлар карадым, аннан сыерлар саудым, соңрак, лаеклы ялга чыкканчы, бозаулар карадым. Ул-кызларыбыз өйдә дә, эшемдә дә бик булыштылар. Бүген балалар исәнлегенә догалар укып, шөкер итеп яшим, – ди Фәридә апа.

 

Балалар – терәгем, оныклар – юанычым

Фәридә Галиеваның 11 оныгы, 24 оныкчыгы бар. Төпчек кызының улы Данил махсус хәрби операциядә илебез чикләрен саклый.

– Әнкәй белән әткәебезгә рәхмәт: алар безгә үрнәк тәрбия бирде, һәркайсыбызга һөнәри белем алырга ярдәм итте. Әнкәебез абый белән җиңгәбез тәрбиясендә яши, урыны – түрдә. Беребезгә дә кунакка да барасы килми, “үз урыным, үз йортым бик рәхәт” дип каршы килә, – ди Түбән Камада яшәүче кызы Гөлнур апа. – Бишебез дә исән-сау. Әнкәебез янына кайтып торабыз, оныклар һәм оныкчыклар белән төп йортка җыелабыз. Кайчан кайтып керсәк тә, абыебыз белән җиңгәбез мул табыннар, ачык йөз белән каршы алалар. Барыбыз бергә җыелып сөйләшәбез, серләшәбез, әнкәй янында ял итеп китәбез. Әнкәебез озын гомерле булсын, озак яшәсен!

Фәридә Галиева улы Хәлил һәм килене Альбина тәрбиясендә гомер итә.

– Әнкәебезнең исән-сау һәм сәламәт булуына шатланабыз. Ул йортыбызның йозагы булды. Кайчан кайтып керсәк тә әнкәебез елмаеп каршы алды, кайнар ризыгы, чәе әзер була иде. Хәзер дә ишегалдын, урамны бер урап керә ул. Һәркайсыбызны барлап, “фәлән эшем бар дигән идең, онытмадыңмы”, “моны эшләргә вакытың булдымы” дип искә төшереп тора. Тормыш иптәшем Альбинага рәхмәт! Әнкәебезне хөрмәтләп, кайгыртып, тәрбияләп яши. Апа-сеңелләребез дә хәл белешеп тора, – ди Хәлил абый.

Фәридә апаның урыны – түрдә. Аңа атап эшләнгән бүлмәдә телевизорга кадәр бар! “Көнгә бер-ике кушып, хәбәрләр тыңлап, карап алам”, – ди ул. Яңа көнне күрә алуына рәхмәт әйтеп, балаларына, онык-оныкчыкларына бәхет теләп дога укый.

Район җитәкчелеге котлады

Фәридә Галиева 15 июльдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗановның, ветераннар светы рәисе Илгиз Низамовның һәм Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садретдиновның котлауларын кабул итте.

– Сез – бик гыйбрәтле һәм авыр тормыш юлы узган өлкәннәрнең берсе. Сезгә сугыштан соңгы елларда илебезне, авылларны аякка бастырырга, колхозларны җанландырырга туры килгән. Бөтен хезмәт юлыгызны авыл хуҗалыгына багышлап, илебезне сыйлы итүдә тырыш хезмәт куйдыгыз. Сезгә тирән рәхмәтебезне җиткереп, сәламәтлек, бәхетле картлык һәм матур гомер телибез, – дип, Ирек Сәлихҗанов Фәридә апага район башлыгының Рәхмәт хатын һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Илгиз Низамов юбилярның иңнәренә ак шәл салды.

– 90 яшькә җиткән райондашларыбыз әллә ни күп түгел. Сез иң авыр елларда, үзегез дә сабый гына булган килеш, хезмәт вахтасына баскансыз. Кайда гына эшләсәгез дә, авырлыкларга бирешмичә алга атлагансыз. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең хезмәтегез алдында баш иябез, – диде Илгиз Низамов.

Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садретдинов та юбилярга котлавын җиткерде, күчтәнәчләрен тапшырды.

Бу көнне алар йортыннан кунаклар өзелмәде. Фәридә апаны котларга оныклары, оныкчыклары, кияү-киленнәре, туганнары, дуслары, авылдашлары килде. Авылның Ак әбисе булган Фәридә Галиева һәркемне матур теләкләр белән каршы алды, дога укып озатты.

Фәридә Гайнетдинова фотолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев