Булган шундый заманалар...
Июль-августта кайбер көннәрне җидешәр-сигезәр пар никахларын рәсмиләштерә иде
Берничә ел элек җәй айларында атна саен Мөслим урамнарыннан күп булып туй машиналары уза иде. Июль-августта кайбер көннәрне җидешәр-сигезәр пар никахларын рәсмиләштергәне булды. 2017 елда бугай, берсендә никахлашу тантаналары 11.00 сәгатьләрдә башланып, кичкә кадәр дәвам итте. Соңгы елларда вәзгыять үзгәрде. Хәзер дистәләгән туй машиналары белән килен төшерү авылларда елга бер була микән?
Әй, бигрәк күңелле була иде кыз озату, килен төшерүләр!.. Машиналар кычкырткан тавыш ишетелү белән хатын-кызлар, бала-чага урамга ашыга. Туй машиналары килеп җитәрәк бала-чага юл кырыена тезелеп баса: кәләшнең конфет чәчүен көтәләр. Беренче машина килеп җитүгә конфетлар атыла, бала-чага аны җыярга ашыга. Үзе бер кызык! Шул арада авылның иң уңган бер егете болын яки бакча чәчәкләре тотып туй машиналары каршына чыгып баса. Кияү егете машинадан төшеп, аңа тиешле бүләген бирә, рәхмәт әйтә. Кайчак авылны чыкканчы туй машиналарын берничә тапкыр туктаталар. Кияү белән кәләшне биеткән чаклар да була. Ләкин беркайчан да берәү дә битараф калмый, яшьләргә бәхетле гомер теләп озата. Менә ичмаса килен төшергәннәр, туй уздырганнар!
Хәзер авылларда түгел, район үзәгендә дә туй машиналары күренми. Июнь тәмамлануга таба бара, узган атнада районда быел беренче тапкыр туй машиналарын күрдек. Әллә гаилә кормыйлар инде?!
Күптән түгел яше утызны узган, акыл утырткан, эше, яшәргә өе булган бер дигән егет белән сөйләшеп тордык. Өйләнмәгән. “Өйләнергә исәп юкмы соң?” дигән сорауга ул:
– Исәп бар да ул, кызлар юк бит. Машинам да, өем дә бар. Хәзер, кызлар таба алмагач, өйдә “акыллы йорт” көйли башладым: бөтен җиһазлар автомат рәвештә эшли, әйткәнне генә көтеп торалар, – диде.
Болай барса, егетнең өйләнү теләге калыр микән дигән фикер туды. Әйткәләшми торган, һәр адымыңны тикшереп тормый торган автомат-хезмәтчеләр бар эшеңне карусыз башкарганда, хатын нигә кирәк?! Гаилә булгач, бала-чага да булачак. Димәк, җаваплылык та, финанс мөмкинлекләре дә ике тапкыр артачак. Бүгенге заман кызларының ир-егетләргә карата таләпләре дә бик зур бит. Кызларны тыңласаң, аларга ир түгел, хыялларын тормышка ашыручы, ул теләгәнне генә эшләүче робот кирәк дигән фикер туа.
Шуңа микән, хәзер хатын-кызларның да күбесе ялгыз яшәүне кулай күрә кебек. Күрше кызы мәктәпне тәмамлаганнан бирле шәһәрдә яши. Югары белемле, яраткан эше, яхшы машинасы, фатиры бар.
– Финанс мөмкинлекләрем тормыш алып барырга да, теләкләремне чынга ашырырга да җитә. Ир миңа нигә кирәк? Нәрсәдер ясыйсы, ремонтлыйсы булса махсус белгечләр бар: шалтырату белән килеп җитәләр. Мин күбрәк яшелчәләр, җиңел ашлар белән тукланам. Хәзер кибетләрдә бөтен әйбер бар. Авылга кайткан саен күчтәнәчләр төяп җибәрәләр. Ир белән яшәсәм, бүгенге уңышка ирешә алыр идем микән?! – ди 50 яшькә җитеп килүче күршем.
Аның белән дә килешми булмый. Бүген гаилә корып, җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер ир-егетләр бик аз бит. Шул ук вакытта хәзер кызлар бик тырыш. Хатын-кыз ялгыз килеш тә тормыш алып бара ала, баласын да үстерә. Бер танышымның ике кызы бар. Икесе дә югары белемле, зур хезмәт хакы алып эшлиләр. Икесе дә фатир алдылар. Яшьләре 30дан артса да, кияүгә чыгарга ашыкмыйлар.
– Акыллы, ышанычлы, тормыш корырдай егетләр юк бит. Яныңа килеп сөйләшә башласалар, бер юньле сүзләре, сөйләшергә тема юк, – диләр. – Без бүген теләгән җиргә барабыз, ел саен чит илдә ял итәбез. Акчабыз үзебезне канәгатьләндерергә тулысынча җитә. Ир белән яшәр өчен генә гаилә корасы килми.
Бүген гражданлык никахы белән яшәүчеләр дә күп. Элек чит ил сериалларында гына күргән күренешләр безгә дә килеп җитте. Танышымның улы берничә ел сөйгән кызы белән бергә яши.
– Балалар туй үткәрегә каршы, нигә кирәк соң ул, диләр. Никах укытырга кирәк, без бит мөселман кешеләре, никах укытып яшәгез, дип тә әйттек, ашыкмыйлар әле. Безгә болай да бик уңайлы, вакыты җиткәч, никах укытырбыз, диләр. Ул вакыт кайчан җитәр, белмим. Без дә, киленнең әти-әнисе дә әйтеп алҗадык инде, – ди танышым.
Гомер уза бит. Әмма яшьләр арасында никахларын рәсмиләштерергә теләмәүчеләр күп. Сораулар бик күп. Әмма, аларга җаваплар табу авыр һәм кыенлаша бара.
Әллә хәзер гашыйк булу, ярату хисләре яшьләргә бөтенләй таныш түгелме, дигән сорау туа. Әйе, хатын-кызлар көчле, бар нәрсәне дә булдыралар. Әмма кайчак кемнеңдер җылы кочагына сыенасы, көчле иңнәренә башны саласы килгән вакытлар да була бит. Ир-егетләр дә бөтенләй үк көчсез түгелдер. Бары тик без, хатын-кызлар, аларга ышанмаганга, ир-атка көчле булырга ирек бирмәгәнгә йомылып, югалып калалардыр.
– Быел районыбызда 19 пар никахларын рәсмиләштерде. Элек гаилә коручылар күбрәк була иде. Туйлар чоры булган июль аенда – биш, августта нибары ике пар язылышачак, – ди ГХАТ бүлегендә эшләүче кызлар.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре фикеренчә, хәзер яшьләрнең күбесе никахны зур туй мәҗлесе итеп үткәрә. Шуңа никахларын законлы рәвештә теркәргә яшьләр үзләре генә килеп киткән очраклар да күп.
Әйе, яшьләрнең туй мәҗлесен зурлап үткәрергә теләмәвен дә аңларга була. Мәҗлесен үткәрмәсен дә, әмма туйларда гына була торган матур йолаларыбыз югалып бара. Кызлар ап-ак мендәргә басып, кайнанасының бал-май, икмәк каптырып, килен төшерү йоласын кабул итмиләр. Югыйсә, ак мендәргә басып, иреңнең әти-әнисенә беренче тапкыр “әти”, “әни” дип дәшү – бик дулкынландыргыч, истәлекле мизгел бит ул! Туй алдыннан борчылуларны әйтмим дә!.. Шушы йолалар юкка чыгу алдында. “Булган шундый замана” дип, җырларда гына искә алырга калмас микән?!
Альберт Иванов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев