Табигатьтән көч алып
Усаклык авылына бу исемне юкка гына бирмәгәннәр
Табигатьне хөрмәт иткән, аның көченә чын күңелдән ышанган мари халкына яңа авыл өчен урынны да усак урманыннан бүлеп бирәләр. 1928 елда Мари Бүләр авылыннан күченеп килүчеләр тарафыннан нигез салына Усаклык авылына.
Усак урманы куенына урнашканга, күченеп килүчеләр авылны Шопкер (Усаклык) дип атаганнар. Авылда яшәүчеләрнең барысы да мари милләтеннән. Ул чорда авылга күченеп килүчеләргә 235 гектар җир биргәннәр, кызыксындыру максатыннан ир-атларга – сабын, хатын-кызларга күлмәклек вәгъдә иткәннәр. Дәверендә бу бүләкләр, әлбәттә, бик зур булгандыр.
– Электән үк Усаклык авылында яшәүче һәр гаиләдә күп бала иде, унышар бала үстерүче гаиләләр исәпләнә иде. Иң азында биш бала булгандыр, мөгаен, – дип искә ала Усаклык авылы хакындагы тарихи вакыйгаларны мәгариф ветераны Әнисә Изибаева. – 1972 елларда авылда төзелгән кирпеч заводы 1990 елларга кадәр бик нәтиҗәле эшләп килде. Завод данлыклы “Урожай” колхозыныкы булып саналды. Авыл халкы гына түгел, ә күрше-тирә авыллардан да килеп алалар иде аларның кирпечләрен. Бик сыйфатлы диләр иде ул кирпечне. Колхоз территориясендә төзелүче бик күп биналарда да нәкъ менә шушы заводта җитештерелгән кирпеч кулланылды. Заводта Усаклык, Мари Бүләр авылы кешеләре хезмәт куйды.
Ачык чыганаклардан күренгәнчә, 1948 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, берникадәр вакыт ябылып торганнан соң, мәктәп яңадан эшли башлый һәм 2013 елга кадәр эшләвен дәвам итә. Авылда иң күп халык яшәгән чор 1970 елга туры килә. Бу чорда 193 кеше яшәгәнлеге мәгълүм. Бүгенге көндә Усаклык авылында 13 хуҗалыкта ике дистәдән артык кеше гомер итә.
– Авылда күпчелек кеше пенсия яшендә, эшләүчеләр – биш кеше, – ди авылда гомер итүче Изаел Үтәбәев. – Мөгезле эре терлек асраучылар юк, бөтен авылга бер сыер бар. Хәзер күпчелек ихатада сарык асрыйлар, шулай ук кош-корт үстерүче гаиләләр дә бар. Олы кешегә эре мал асравы бик авыр бит, шуңа да күпчелегебез сарыклар үрчетәбез, кош-корт үстерәбез. Авылга ике-өч көнгә бер автокибет килә. Кирәкле продукция һәм башка кирәк-яракны аннан да алабыз. Күрше Мари Бүләр авылы кибетенә баручылар да бар. Шулай ук Мөслимгә барган кеше аннан да алып кайта инде. Күпер ремонтка туктагач, Актаныш районының Пучы авылына барып кайтучылар да юк түгел. Кибет юк дип, кирәк-ярак таба алмыйча аптырап утырмыйбыз.
Авыл халкына беренче медицина ярдәмен Мари Бүләр авылы фельдшеры Ираида Гайнанова күрәсәтә. Авыл халкы аның хезмәтеннән бик канәгать. “Бик кирәк булып чакырганда, тиз арада килеп җитә, кирәкле ярдәмне күрсәтә. Диспансеризация үтү, гриппка каршы прививкалар ясау вакытында да һәр кешегә мөрәҗәгать итеп, аларга хезмәт күрсәтергә өлгерә”, – диләр алар.
Авылның юллар торышыннан да канәгать авыл халкы. Кышкы чорда юллар һәрвакыт чистартылып, каралып тора. Мәктәп автобусы йөри. Шулай да күңелләрендә асфальт юл керү хыялы да югалып бетмәгән әле усаклыларның.
– 2021 елның көзендә республика җитәкчелеге күрсәтмәсе нигезендә (ул берәр хөкүмәт программасы булгандыр инде) проект ясалган иде. Сезнең Усаклык авылына да асфальт юл керәчәк, озакламый асфальт юлдан гына йөреячәксез дип, безне өметләндергәннәр иде. Проект нигезендә 2022 елда юл эшләнергә тиеш иде дип беләбез. Әмма 2022 елда махсус хәрби операция башланып китте дә бу хыялыбыз тормышка ашмый калды. Бәлки әле соң түгелдер, авылыбыз яшәвен дәвам итә бит, өметебез өзелмәде, киләчәктә асфальт юллы да булып куярбыз бәлки, – ди Изаел Үтәбәев.
Кышкы чорга керер алдыннан юл хуҗалыгы хезмәткәрләре Усаклык авылы юл буйларын да чабар дигән өметтә алар. Мари Бүләр авылы башына кадәр юл буен чапканнар юлчылар, инде карлар ява башлаганчы, Усаклык авылына да килеп җитәрләр дигән теләктә яши авыл халкы.
Мари халкы үзләренең милли йола-бәйрәмнәренә аерым игътибар бирә.
– Бүген авылда аерым зурлап табигатькә чыгып билгеләп үтмәсәк тә, милли йола-гадәтләребезне саклап яшибез, аларны онытмыйбыз, – ди И. Үтәбаев. – Мари Бүләр авылында зурлап билгеләп үтелгән бәйрәмнәргә кушылучылар да бар. Ә Семык, Күгече бәйрәмнәрен, башка йолаларыбызны һәр гаилә үз туган-тумачасы белән җыелып үз йортында бәйрәм итә. Безгә балаларыбыз һәм оныкларыбыз, туганнар белән очрашу-җыелу өчен бер матур сәбәп булып тора ул йола-бәйрәмнәр. Шөкер, авылыбыз үз көенә яшәп килә, иң мөһиме – еллар тыныч, күкләребез аяз булсын.
Авылларга алып кайтучы юллар булганда, йортларының тәрәзәләрендә утлар янганда, Усаклык авылы да яшәвен дәвам итәр. Бүгенге буынны дәвам итүче уллар-кызлар, киләчәктә аларның балалары – оныклар авылларын ташламаслар. Әле бит тагын өч елдан авылның 100 яшьлек олуг юбилеен да билгеләп үтәселәре бар усаклыларның.
Изаел Үтәбәев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев