Киемгә икенче тормыш бирәләр
Дин вә вөҗдан

Киемгә икенче тормыш бирәләр

3 август һәм 9 сентябрь көннәрендә Мөслим мөхтәсибәтенең Җәмигъ мәчетендә мөслимәләр ярминкәсе оештырылды

Динебездә исраф, чамадан тыш туздыру, булган нигъмәтне әрәм-шәрәм итү зур гөнаһлардан санала. Пәйгамбәребез сәллаллаһу галәйһи вә сәлләм дә исрафтан сакланырга өндәгән. Ибн Габбас җиткергән хәдистә: «Сине ике нәрсә — исраф һәм тәкәбберлек җәлеп итмәсә, теләгәнеңне аша, теләгәнеңне эч һәм теләгәнеңне ки», – диелә (Бохари).

Ярминкәгә ихтыяҗ зур

3 август һәм 9 сентябрь көннәрендә Мөслим мөхтәсибәтенең Җәмигъ мәчетендә мөслимәләр ярминкәсе оештырылды. «Киемгә – икенче тормыш» дип аталган әлеге марафон кысаларында сабый балалар өчен өс-баш һәм аяк киемнәре, мәктәп укучылары өчен формалар, костюм-чалбарлар, курткалар бушлай таратылды.

Әлеге чараны кием китерүчеләр дә, кирәкле әйберләр алырга килүчеләр дә көтеп ала. Чөнки балалар бик тиз үсә. Нәтиҗәдә, кайбер киемнәрне берничә генә тапкыр киеп яки бөтенләй кулланырга өлгермичә калырга мөмкин.

Берәүгә кирәк булмаган әйбер икенче кешегә кирәк

Шул ук вакытта кием-салымга һәм көндәлек кирәк-яракларга ихтыяҗ булган гаиләләр дә бар. Ярминкә исә берьюлы ике мөһим эшне башкарырга мөмкинлек бирә: булганны исраф итмичә файдалану һәм башка гаиләләрне кирәкле әйберләр белән сөендерү.

Чарага райондашларыбыз гына түгел, күрше-тирә җирлекләрдән дә килүчеләр күп. Бу исә игелекле башлангычның кешеләр арасында ихтыяҗлы һәм файдалы булуын күрсәтә.

Яңа киемнәр дә бүләк ителә

Ярминкәгә өр-яңа киемнәр тапшыручы кибет хуҗаларына да оештыручылар рәхмәтләрен җиткерә.

Мондый ярдәм һәрвакыт зур әһәмияткә ия. Бер гаилә өчен артык булган кием икенче гаиләгә кирәкле бүләккә әверелә, ә яхшы хәлдәге әйберләр исрафка китмичә, үзенә икенче тормыш таба.

Оештыручылар барлык ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерә һәм изге теләкләрен җиткерә:

«Өр-яңа киемнәр тапшыручы кибет хуҗаларына да рәхмәтебез чиксез. Сәүдәләрегез бәрәкәтле булсын!» – дип яза Илүсә Исламова.

Фото – Мөслим мөхтәсибәтеннән.

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев