Мөслимдә «Каенсаз» метеоритына багышланган мәгълүмати стенд ачылды
Актуаль

Мөслимдә «Каенсаз» метеоритына багышланган мәгълүмати стенд ачылды

Чара күк җисеменең җиргә төшүенә 90 ел тулуга багышланды

Мөслимдә районыбыз тарихында үзенчәлекле урын алып торган вакыйгага — 1937 елда Каенсаз авылы янында «Каенсаз» метеориты төшүгә багышланган мәгълүмати стенд ачу тантанасы булды. Чара күк җисеменең җиргә төшүенә 90 ел тулуга багышланды.

Әлеге проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Мөслим муниципаль районы белән берлектә гамәлгә ашырылды.

Чарада Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фәритов, РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар Җәүдәт Салихов һәм Марсель Шәйдуллин, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе, район кураторы Марат Хәсәнов, «Татавтодор» акционерлык җәмгыятенең Минзәлә филиалы директоры Илнур Гәрәев һәм башка кунаклар катнашты.

200 килограммнан артык авырлыктагы күк җисеме

Тарихи чыганакларга күз салсак, 1937 елда Каенсаз авылы тирәсенә зур метеорит төшә. Җир атмосферасына кергәндә 200 килограммнан артык авырлыктагы күк җисеме төрле зурлыктагы һәм авырлыктагы кыйпылчыкларга таркала.

Бүген «Кояшлы Ык» ял паркында әлеге вакыйгага багышланган өч мәгълүмати стенд урнаштырылды. Алар янында метеоритның 102,5 килограмм авырлыктагы иң зур фрагментының күчермәсе дә урын алды.

4 миллиард елдан артык тарих

«Каенсаз» метеориты — составында углерод булган хондритларның сирәк төрләренең берсе. Галимнәр аның яшен 4 миллиард елдан артык дип бәяли.

Әлеге метеоритка карата фәнни кызыксыну елдан-ел арта. 2025 елда Мәскәү дәүләт университеты галимнәре «Каенсаз» метеоритын тикшерү барышында 4,6 миллиард елдан артык яшьтәге микрофоссилияләргә охшаш структуралар тапкан. Галимнәр фаразлавынча, алар Җирдәге тормышның иң борынгы эзләренә бәйле булырга мөмкин.

Шуңа күрә Мөслим җирлегендәге бу уникаль табылдык район тарихы өчен генә түгел, фән дөньясы өчен дә зур әһәмияткә ия.

Мәгълүмат — QR-код аша

Яңа стендлар «Каенсаз» метеоритының тарихы, аның үзенчәлекләре һәм фәнни әһәмияте турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә. Стендларда урнаштырылган QR-кодлар аша метеорит турында өстәмә мәгълүмат белән танышырга мөмкин.

«Каенсаз» метеориты хәзер Мөслимнең табигый-тарихи мирасының үзенчәлекле бер өлешен тәкъдим итә. «Кояшлы Ык» паркында барлыкка килгән яңа мәгълүмати мәйданчык район халкы һәм кунаклар өчен дә кызыклы урынга әверелер дип көтелә.

Лилия Шәймиева репортажы.

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев