Суд карары чыкты
Сырахватов гаебен тулысынча таныды.
Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган Сырахватов эшен карады. Сырахватов гаебен тулысынча таныды.
– Мөслимгә очраклы рәвештә килүем иде, анысында да тоткарладылар. Вакытлыча эшкә килгән идем, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утыруым дөрес адым түгел. Тик үкенүдән файда юк. ДАИ инспекторлары тоткарлаган көнне диңгез тубыктан кебек иде, бүген уйландыра. Спиртлы эчемлекләр акылны томалый, зиһенне чуалта икән. Хәзер эшсез дә, гаиләсез дә калдым. Хатын фәлән мең сум штраф түлисе икәнен һәм 2 елга якын рульгә утырмаячагымны белгәч, аерылышырга гариза язды, – диде Сырахватов сабыйларча беркатлылык белән.
Мировой судья ир-атка гаебен раслаучы видеоязманы да тәкъдим итте. Анда Сырахватовның Тукай урамындагы кибеткә килеп туктавы, артыннан “мигалка”сын кушкан ДАИ машинасының баруы күренә. Алкотестер Сырахватовның канында алкоголь күләменең рөхсәт ителгәннән дүрт мәртәбә артык булуын күрсәткән.
– Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утыручылар судта гына машинасы ярдәмендә гаиләсен туендыруын, аның бердәнбер акча чыганагы булуын аңлый. Алкогольле эчемлекләр кулланып рульгә утыруның ахыры беркайчан да яхшы тәмамланмый, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Җәмәгать суды каршына баскан Сырахватовка административ җинаять кылганы өчен суд тарафыннан 45 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Моннан тыш ул 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Фото: Татар-информ
Нет комментариев