Мөслимдә сайлау күзәтүчеләре өчен укулар узды
Анда Мөслим районы территориясендә урнашкан сайлау участокларында күзәтү алып барачак гражданнар катнашты
18–20 сентябрьдә узачак Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларына әзерлек дәвам итә. Шул уңайдан бүген «Мизгел» яшьләр үзәгендә сайлау участокларында эшләячәк күзәтүчеләр өчен укулар узды.
Күзәтүчеләр сайлау участокларында эшләячәк
Укуда Мөслим районы территориясендә урнашкан сайлау участокларында күзәтү алып барачак гражданнар катнашты. Алар Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан тәкъдим ителгән.
Күзәтү практикумы: сорауларга җаваплар
«Күзәтү практикумы» уку программасы кысаларында катнашучыларга сайлау барышында җәмәгать күзәтүен оештыру һәм күзәтүчеләрнең эш тәртибе белән бәйле мәгълүмат җиткерелде.
Укуда Россия Юристлар ассоциациясе әгъзалары, Идарә көрәше федерациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Дамир Зиятдинов һәм ТР Иҗтимагый палатасының хокукый мәсьәләләр һәм җәмәгать контроле комиссиясе әгъзасы Алексей Киселев чыгыш ясады.
Чара барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирде. Кунаклар аларга җавап биреп, күзәтүчеләрнең сайлау процессындагы роленә бәйле мөһим мәсьәләләрне аңлатты.
Фәридә Гайнетдинова. Автор фотолары.
Нет комментариев