Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Раштуа – зур бәйрәм

Рус Шуган авылында Раштуаны зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәм 6 гыйнвар кичендә чиркәүдә служба белән башланды.

Көнчыгыш христианнарында 6 гыйнварда Раштуа сочельнигы булды. Раштуа алдыннан уздырылучы әлеге чараны халыкта “коляды” дип тә йөртәләр. Православие динендәгеләрне район башлыгы Альберт Хуҗин котлады.– Җирлегебездә төрле милләт вәкилләре үзара дус-тату яши. Моны төрле милләт вәкилләренең бергә бәйрәм итүе дә раслый. Сочельник – Раштуа уразасының соңгы көне. Йола буенча бу көнне бүрттерелгән бодай белән бал, җиләк-җимешләр генә ашарга яраган. Рус Шуган авылында бу йоланы әле дә саклыйлар. Бәйрәм ел дәвамына җитәрлек рухи көч, иминлек, сәламәтлек алып килсен! – диде район башлыгы.
Раштуа алдыннан христианнар өстәлгә бер уч печән салган. Моның сере бар – Гайсә пәйгамбәр дөньяга килгән утлык истәлегенә шулай эшләнгән ул. Өстәлгә ак җәймә ябылып, анда Гайсә пәйгамбәрнең шәкертләре – апостоллар санынча унике төрле итсез, сөтсез ризык куелган. 7 гыйнвар башлану белән табынга итле ризыклар чыгарырга рөхсәт ителгән.
– Ел саен Раштуага, балаларын, оныкларын алып, шушы авылда туып үскән, туган нигезләре шушы җирлектә булган авылдашларыбыз кайта. Район мәдәният йорты быел да балаларның шат авазларыннан гөрләп торды. Бәйрәмдә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова катнашты. Раштуа – христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан башлап билгеләп үтелә. Әлеге көн, табигатьнең кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә. Бәйрәм көннәрендә халык үзен бик инсафлы һәм тәртипле тота, эчкечелеккә, тавышлануга, тәртипсезлеккә юл куелмый. Күпләр әле дә бу изге көннәрне тыныч кына, дин кануннарына тугры булып үткәрә, йорттан-йортка йөреп Христосны данлый, аңа карата мактау сүзләре әйтә, күңелле итеп ял итә, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Рус Шуган авылында гомер итүче православие динендәгеләр Раштуа алдыннан алты атна дәвамында итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора. Раштуа көнендә өйгә итле ризык исе чыга башлый. Кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өйләр үткәрү, нардуган, йөзек салышлы һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана.
– 7 гыйнварга каршы төн уртасында чиркәүгә барабыз. Анда бәйрәм гыйбадәте бик җылы шартларда үтә. Бер-беребезне Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәбез, изге теләкләр әйтәбез. Өйгә кайткач, бәйрәм табыны кору – матур традицияләрнең берсе. Гадәттә, бу көнне кунаклар кайта, бер-беребезгә бүләкләр бирешәбез. Безнең өчен Раштуа изге көн генә түгел, тәрбияви бәйрәм ролен дә үти, – ди Наталья Шадрина.
Рус Шуганда, йолаларга тугры калып, Раштуа иртәсендә балалар йорттан-йортка йөреп авылдашларын котлый, ә хуҗалар аларга тәм-том бирә. Русшуганлылар кунакларга эстрада һәм рус халык җырларын тәкъдим итте. Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары балаларны әкият иленә дәште. Бәйрәм кичәсе матур жырлар, күңелле биюләр, уеннар белән үрелеп барды. “Раштуа – көтеп алынган бәйрәм” дигән викторинада балалар бәйрәмнең тарихы белән танышты, Раштуа турында шигырьләр укыды, уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашты. Бәйрәмдә һәр балага затлы күчтәнәч пакетлары тапшырылды.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев